Актаныш районы Корбан бәйрәменә әзер
Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев белән 27 майда булачак Корбан бәйрәменә әзерлек турында сөйләштек.
— Быел Корбан бәйрәменә әзерлек ничек бара?
— Быелгы Корбан бәйрәменә без Актаныш районында бик җитди һәм оешкан төстә әзерләндек. Алдан ук планлаштырып, берничә киңәшмә үткәрдек. 24 мартта беренче җыелыш узды — анда сарык һәм эре мөгезле терлек асраучыларны чакырып, барлык таләпләрне аңлаттык. Ветеринария кагыйдәләре катгый үтәлә, шуңа күрә бу юнәлештә бернинди проблема булмас дип ышанабыз.
— Малларның әзерлеге ничек тикшерелә?
— Билгеле булганча, корбанлык малларның сәламәтлеге алдан тикшерелергә тиеш. Бер ай элек алардан кан анализлары алынды, барысы да контроль аша узды. Хәзерге вакытта маллар тулысынча әзер дип әйтә алабыз.
— Халык бу эшкә әзерме?
— Әйе, бүген дә берничә сарык асраучы белән сөйләштек. Алар барысы да әзерлекнең яхшы баруын әйтәләр, бу безне бик сөендерә.
— Эре мөгезле терлек буенча хәлләр ничек?
— Бу юнәлештә дә эш бара. “Актаныш” агрофирмасы белән сөйләштек, алар корбанлык өчен терлек тәкъдим итәчәк. Шулай ук сугым процессы да тиешле дәрәҗәдә оештырылачак.
— Сугым пунктлары әзерме?
— Актаныш сугым пунктында хәзер актив әзерлек бара. Белгечләр барлык санитар һәм ветеринар таләпләрне үтәп эшлиләр. Егетләр бу эшкә җаваплы карый, Алла боерса корбан чалу процессы тәртипле һәм уңай шартларда узачак.
— Гомум нәтиҗә нинди?
— Быел без Корбан бәйрәмен лаеклы итеп каршы алырга әзер. Барлык шартлар да тудырылган, оештыру эше җайга салынган. Иң мөһиме — иминлек, тәртип һәм бердәмлек. Бәйрәмебез мөбарәк, бәрәкәтле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев