Актанышта Казыйлар утырышында: Имамның эше никах уку, исем кушу гына түгел
15-16 декабрь көннәрендә Актаныш районында Татарстан казыйларының күчмә утырышы узды.
Казыйлар утырышын Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин ачып җибәрде.
Иң элек сүзне Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алды. Ул республика дини җитәкчеләренең һәр атнаның дүшәмбесендә республикабызның бер районында очрашу оештырылуын әйтте. Бу юлы әлеге мөһим вакыйга Актаныш районында узды.
Җәлил хәзрәт имам-хатыйбларга эшчәнлекләрен матур итеп алып баруда эшлекле тәкъдимнәрен җиткерде.
Бер- беребезгә хөрмәт, тәртип булырга тиеш. Искиткеч мул тормышта яшибез. Әмма шөкер итә белмибез. Халыкны зарланмаска өйрәтик, дини гыйлем алуга игътибарны көчәйтик. Балаларда, яшьләрдә туган җиргә мәхәббәт тәрбиялик, -дип мөһим максатларны билгеләде.
Җәлил хәзрәт Фазлыев тәҗрибә уртаклашырга килгән казыйларның һәрберсенә сүз бирде, дин әһелләре үз эшчәнлекләре белән таншытырганчы, ачык йөз, зур кунакчыллык күрсәтеп кабул иткән Актаныш районы җитәкчелегенә, аерым алганда районыбыз башлыгы Ленар Зариповка, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазинга олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Яшел Үзән мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин шәһәрдә мөселман балалар бакчасы ачылуы, аның ничек эшләве, динне үстерү, дәрес бирүләре турында сөйләде. Руслан хәзрәт Мортазинның остазы, Чаллыдагы "Ак мәчет" имамы Рөстәм хәзрәт Шәйхевалиев кичке мәктәп кысаларында шәкертләр укытуларын искә алды. Бу матур үрнәкне кабат яңартырга кирәклеге әйтелде.
Чыгыш ясаучы имам-мөхтәсибләр үзләренең уңышлары белән таныштырганнан соң, динебезне куәтләүдә, әдәп-әхлак нурын таратуда килеп туган борчулары белән дә уртаклаштылар. Имамның эше никах уку, исем кушу, җеназа уку гына түгел, ә халыкка ислам дине буенча гыйлем бирү, мәдрәсәдә укыту, дип билгеләде алар. Ә Казандагы Әхмәтзәки мәчетеннән Булат хәзрәт Мөбарәков авыл имамнарыннан Казанга укырга үзләренең эшен дәвам итәрлек шәкерт җибәрүләрен сорады. Тәтештән Инсаф Җәләлетдинов, Түбән Камадан Салих хәзрәт Ибраһимов, Ютазыдан Марат хәзрәт Мәрдәншинның да фикерләре өлге алырлык иде. Чистайдан Мөхәммәд хәзрәт Кыямов махсус хәрби операциядәге сугышчыларга гуманитар ярдәм оештыруда, аны яу кырына итеп тапшыруда зур эш башкара.
Солдатларга бүген окоп шәмнәре кирәк, аның белән сугышчылар җылына да, чәен дә кайната, юеш киемен дә киптерә. Имам белән очрашкач, сугышчылар анннан аерыла алмыйлар, тагын бер дога кыл әле, хәзрәт, дип догалар укыталар икән. Рухи көч, эчке ныклык хисен тәрбияләүдә дин әһелләренең роле һәрвакыттагыча актуаль, бигрәк тә фронтта.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов зыялы кунакларыбызга халкыбыз өчен бик тә кирәкле һәм әһмиятле вазыйфаларын башкаруда зур уңышлар, үзләренә, гаиләләренә сәламәтлек теләде. Бергәләшеп, кулга -кул тотынып эшләргә чакырды. Ленар Рафак улы Руслан Мортазинга киңкырлы эшчәнлеге өчен үзенең Мактау кәгазен тапшырды.
Руслан хәзрәт быел 25 еллыгын каршы алган Җәмигъ мәчетендә алып барылган дини эшчәнлек турында сөйләде. Мәчетнең төзелү тарихы белән Актаныш телевидениесе әзерләгән сюжет аша таныштык. 
Казыйлар утырышы күңелле мизгелләр белән тәмамланды. Актаныш районында ислам динен дәгъватлауга керткән зур хезмәтләре өчен бер төркем райондашларыбыз хөрмәтләнде. Алар арасында «Актаныш-информ» хезмәткәрләре дә бар иде.
Җитәкчебез Айнур Гыймадиев, сайт мөхәррире Ләйсән Газизова,
«Актаныш таңнары» газетасының җаваплы сәркатибе Филиза Гомәрова,
радиотапшырулар буенча урынбасар Әлфия Мөхәммәтова, телевидение буенча урынбасар Регина Сәлахова Актаныш районы мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазинның Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев