Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Актанышта «Җомга марафоны»: Дин әһелләрен вәгазь сөйләргә, мөнәҗәт башкарырга өйрәттеләр

Актанышта «Яшьлек» мәдәни үзәгендә «Җомга марафоны» узды.

«Җомга марафоны» – "Терәк-Опора» иҗтимагый-файдалы хәйрия фонды тарафыннан оештырылды. Максаты- татар телендә аңлаешлы вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару, төрле яшьтәге милләттәшләребезне дин һәм тел берлегенә тарту. 

Чараның беренче өлешендә Утыз Имәни исемендәге мәчетнең имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин чыгыш ясады. Аннан соң Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев мөнәҗәтләр башкарды. «Терәк-Опора» иҗтимагый-файдалы хәйрия фондының идарә рәисе Мансур Һашимов районыбызның татар телен саклау һәм үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән шәхесләребезгә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев оештыручылар рәхмәтен белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев