Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Иртәгә Рамазан аеның унсигезенче көне

Рамазан аенда бик күп райондашларыбыз уразага керә. Шул уңайдан сәхәр һәм ифтар вакытларын исегезгә төшерәбез.

Бүген, 27 март көнне ифтар вакыты 17. 55 сәгатьтә. 

Иртәгә, 28 март көнне сәхәр вакыты 2.53 сәгатькә, авыз ачу 17.59 сәгатькә туры килә. 

Ураза тотар алдыннан түбәндәге сүзләрне укып, тел белән ният кылу күркәм санала:

“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”. Тәрҗемәсе: “Аллаһ ризалыгы өчен таң атканнан алып кояш баеганга кадәр Рамазан аеның уразасын тотарга ихлас ният кылдым”.

Ифтардан соң (авыз ачканнан соң) түбәндәге дога укыла:

“Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтарту фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”. Тәрҗемәсе: “Аллаһым, Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, Сиңа иман китердем вә Сиңа тәвәккәл кылдым, һәм Синең ризыгың белән ифтар кылам. Йә Гаффәр (Гафу итүче), элеккеге һәм булачак гөнаһларымны гафу ит”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев