Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Районыбыздагы дин кардәшләребез өчен намаз вакыты

2024 елны да изге гыйбадәтләр, хәерле гамәлләр кылу белән үткәрик, мөселман кардәшләр!

Өйдә тынычлык булсын өчен нинди дога укырга?

Өй һәм гаилә һәр кеше өчен тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек ныгытмасы булырга тиеш.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм үзенең өммәтенә, ачуланышып, дәшми, сөйләшми 3 көннән дә артык йөрмәскә кушкан.

 Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм бер хәдисендә: «Рөхсәт ителгән гамәлләрдән Аллаһы Тәгалә өчен иң яратмаганы — ул аерылышу», — дигән.

(Әбү Давыд, Ибне Мәҗә).

Коръәндә ир-хатын мөнәсәбәтләре хакында әйтелгәндә, «никах» сүзе кулланыла, туры әйткәндә «бер-берең белән килешү» дигәнне аңлата. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә сезне кавыштырган икән, димәк, шулай кирәк булган. Гаиләгезне саклап калу өчен, үзегездән килгәннең барысын да эшләгез.

Ихлас күңел белән һәм изге ниятләр белән ӘЛЕГЕ ДОГАны укыгыз:

«Аллаһуммә әллиф бәйнә кулюбинә, вә әсълих зәтә бәйнинә, вәһдинә субуләс-сәләми, вә нәҗҗинә минәз-зулүмәти илян-нур, вә җәнибнәл-фәвәхишә мәә зәхәра минһә вәмә бәтәнә».

«Йә Раббым! Безнең араларыбызны якынайт, мөнәсәбәтләребезне ныгыт. Барчабызны да тынычлык юлыннан алып бар, караңгылыктан яктылыкка чыгар. Безне ачык һәм яшерен начарлыклардын сакла».

Аллаһым! Биргәнеңә мең шөкер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев