Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Саваплы гамәл: Балаларыбызны дини аланга алып барыйк!

Районыбызның Җәмигъ мәчете балаларны дини лагерьга көтеп кала.

Аллаһ Тәгаләнең бәрәкәте чиксез, диләрме әле? Аллаһка мең шөкер, безнең Актаныш районында дини аланнар 15 елдан артык эшчәнлеген алып бара. Балаларның каникулларында биредә гыйлем алуларына, иман һәм әхлак нигезләренә төшенүләренә сокланабыз, урыннан репортажлар да еш бирәбез.

Быел да, 13-23 июнь көннәрендә районыбызның Җәмигъ мәчетендә дини алан эшлиячәк, дини укулар оештырылачак. 

 

— Ир балалар иртәнге сәгать 9 алып 12.30 кадәр 13.00-16.00 кыз балаларны көтеп калабыз. Аланга 7 яшьтән зуррак  балалар чакырыла. Сишәмбе, 13 июнь көнне балаларыгызны, оныкларыгызны алып килегез, көтеп калабыз. Укулардан тыш уеннар, тәнәфес вакытында шулай ук кайнар ризыклар белән сыйлау булачак. Иң башта хәзрәт исеменә гариза язу кирәк булачак, диде интервью вакытында Актаныш районы имам-мөхтәсибе, Җәмигъ Аллаһ йорты имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин. 

 

Дини тәрбия нигезендә — әдәп-әхлак. Балалар — безнең киләчәгебез. Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр. Баланың шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм иң әһәмиятле урынны били. Һәр әхлак дәресе бала күңелендә тирән эз калдыра. Шуңа күрә мондый тәрбияви чаралар, Аллаһы боерса, дәвамлы булыр. Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы итеп күрергә телибез икән, аларга дини тәрбия бирү кирәклеге турында да онытмаска тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев