Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Тәравих намазын уку ирләргә дә хатыннарга да сөннәт

Рамазан аенда һәркөнне ястү намазыннан соң витр намазына кадәр тәравих намазы укыла. Әлеге намазны уку ирләргә дә хатыннарга да сөннәт.

Расүл Әкрәм (аңа Аллаһының сәламе, салаваты булсын): «Рамазан аенда тулы ышаныч белән һәм савабын Аллаһтан көтеп намаз кылган затның үткәндәге гөнаһлары ярлыканыр» — дип белдерә (Бохари, Намазүт-тәравих, 1). Пәйгамбәребез үзе дә тәравих намазын укый һәм баштарак җәмәгатькә үзе кылдыра, ләкин өммәтенә йөкне арттырудан куркып (фарыз намазлар рәтенә кертмәсенәр өчен) бу гадәтеннән баш тарта. Соңрак хәзрәти Гомәр чорында, тәравих намазы җәмәгать белән укыла башлый һәм бу гадәт бүгенге көнгә кадәр сакланып калган.

Таравих намазы ничек укыла?

Тәравих намазы барлыгы 20 рәкәгатьтән тора. Икешәр рәкәгать ун намаз итеп яки дүртәр рәкәгать биш намаз итеп укыла. Бу намаз ялгыз да укыла, әмма җәмәгать белән мәчеттә уку сөннәт санала.

Тәравих намазын җәмәгать белән укыганнан соң витр намазы да җәмәгать белән укыла. Имам тәравих намазының да, витрның да кыйра’әтләрен кычкырып укый.

Тәравих намазын түбәндәгечә ниятлиләр: “Ният кылдым ике (яки дүрт) рәкәгать тәравих намазын үтәмәккә, оедым ошбу имамга, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр”.

Тәравих намазлары арасында дүрт рәкәгать укыган саен – дүрт рәкәгатьле намаз укыган кадәр вакыт туктап “тәравихә” кылу, ягъни ял итеп тору – сөннәт.

“Тәравихә” вакытында тәравих зикере әйтеп, яки әйтелгәнне тыңлап утыру – мөстәхәб.

Без яши торган төбәктә “тәравихә” вакытында түбәндәге зикер әйтелә:

سُبْحَانَ ذِى الْمُلْكِ وَالْمَلَكُوتِ
سُبْحَانَ ذِى الْعِزَّةِ وَالْعَظَمَةِ وَالْقُدُرَةِ وَالْكِبْرِيَآءِ وَالْجَبَرُوتِ
سُبْحَانَ الْمَلِكِ الْحَىِّ الَّذِى لَا يَمُوتُ
سُبُّوحٌ قُدُّوسٌ رَبُّ الْمَلَآئِكَةِ وَالرُّوحِ
لَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ نَسْتَغْفِرُ اللهَ
نَسْئَلُكَ الْجَنَّةَ وَنَعُوذُ بِكَ مِنَ النَّارِ

Субхәәнә зил-мүлки үәл-мәләкүүт. Субхәәнә зил-гиззәти үәл-гәзамәти үәл-кудрәти үәл-кибрийә’и үәл-җәбәруут. Субхәнәл-мәлики-хәййил-ләзи лә йәмүт. Суббухүн куддүүсүр-раббил-мәләә’икәти үәр-руух. Ләә иләәһә ил-ләллааһү нәстәгфирул-лааһ. нәс’әлүкәл-җәннәтә үә нәгүүзү бикә минән-наар.

Мәгънәсе: Җирдәге һәм күктәге мәхлукатның хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Көч, кодрәт һәм бик олуглык иясе булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Бөтен галәмнең патшасы һәм беркайчан үлмәячәк, һәрвакыт терек булучы Аллаһы Тәгаләне данлыймын.
Ул Аллаһы Тәгалә бөтен кимчелекләрдән бик пакь һәм мөкаддәс Зат, бөтен фәрештәләрнең һәм Җәбраил фәрештәнең Раббысы. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка илаһи зат юк. Без гөнаһларыбызның ярлыкавын сорыйбыз. Йә Рабби, без Синнән җәннәтне сорыйбыз һәм тәмугътан Сиңа сыгынабыз.

Тәравих намазы тәмам булып, бишенче зикер әйтелгәннән соң, түбәндәге дога укыла:

اَللَّهُمَّ صَلِّى عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ وَسَلِّمْ
اَللَّهُمَّ زَيِّنَا بِزِينَةِ الْإِيمَانِ وَشَرِّفْنَا بِشَرَافَةِ الْهِدَايَةِ وَالْعِرْفَانِ وَأَكْرِمْنَا بِصِيَامِ شَهْرِ رَمَضَانَ وَارْزُقْنَا الْجَنَّةَ وَالْغُفْرَانَ وَتَقَبَّلْ مِنَّا تَرَاوِيحَنَا يَا سُبْحَانْ
وَاسْتَجِبْ دُعَائِنَا يَا حَنَّانْ. بِفَضْلِكَ وَجُودِكَ يَا مَنَّانُ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ

Әллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәдин үә сәллим. Әллааһүммә зәййиннәә бизиинәтил-иимән. Үә шәррифнәә бишәраафәтил-һидәәйәти үәл-гирфәән. Үә әкримнәә бисыйаами шәһри рамәдаан. Үәр-зүкънәл-җәннәтә үәл-гүфраан. Үә тәкаббәл миннәә тәрааүиихәнәә йәә сүбөхән. Үәс-тәҗиб дугааәнәә йәә хәннәән. Бифәдъликә үә җүүдикә йәә мәннаан. Бирәхмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин.

Мәгънәсе: Йә Рабби, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә, аның әһленә (гаиләсенә), рәхмәтеңне һәм сәләмеңне бир. Йә Рабби, безне иман зиннәте белән зиннәтлә, гыйлем һәм тәүфикъ белән кадерлә һәм Рамазан ае уразасы белән хөрмәтле ит. Безгә җәннәтне һәм ярлыкауны насыйп ит. Әй пакь булучы Аллаһ, безнең тәравих намазларыбызны кабул кыл, әй Рәхмәтле Раббыбыз һәм сорамыйча бирүче Аллаһ, фазыйләтең һәм юмартлыгың белән безнең догаларыбызны кабул кыл. Әй камил рәвештә Рәхмәтеңне бирүче Аллаһ, һәрнәрсә Синең рәхмәтең белән генә була.

Тәравих намазының һәр рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң бер кыска сүрә укыла. “Кәлям Шәриф”нең (Коръәннең) башыннан алып, һәр рәкәгатендә куша-куша, берничә тәравихтә ахырына кадәр укып чыгып, Коръәнне хәтем кылу (тулысынча уку) олуг сөннәт булып тора.

Тәравих намазын ястү намазын укыганнан соң уку – сөннәт, шуның өчен мәчеткә тәравих намазы укыла башлагач килгән кешегә, иң әүвәл ялгызы гына ястү намазының дүрт рәкәгать фарызын уку һәм аннан соң тәравих намазын ниятләп, имамга ою тиешле.

Намазга соңарган кеше тәравихның калган рәкәгатьләрен имамнан соң ялгыз укып тәмамлый. Әгәр имам витрны укып бетергәнче тәравихны тәмамласа, имамга мәсбук булып ойый. Әгәр дә тәравихны тәмамлаганчы имам витрны укып бетерсә, витрны да ялгыз укый.

Таравих намазында укыла торган аятләр:
Тәравих намазы вакытында ай дәвамында күп мәчетләрдә Коръән Кәрим тулысынча хәтем ителә. Рамазан аенда тәравих үткәрү өчен махсус хафизлар һәм карилар чакырыла. Безнең якларда тәравих намазында,һәр рәкәгатьтә,"Фәтихә" сүрәсеннән соң “Саффәт” сүрәсеннән кыска аятьләр укыйлар. Биредә шул ысулны язып үтәм.

Беренче рәкәгатьтә:

«Фатиха”дан соң:

سَلَامٌ عَلَى نُوحٍ فِي الْعَالَمِينَ
إِنَّا كَذَلِكَ نَجْزِي الْمُحْسِنِينَ
إِنَّهُ مِنْ عِبَادِنَا الْمُؤْمِنِينَ

«Сәләәмүн гәләә Нүүхин фил гәәләмиин. Иннәә кәзәәликә нәҗзил мүхсиниин. Иннәһүү мин гибәәдинәл мүъминиин», – дип укыйбыз.

Икенче рәкәгатьтә: «Фатиха»дан соң:

سَلَامٌ عَلَى إِبْرَاهِيمَ
كَذَلِكَ نَجْزِي الْمُحْسِنِينَ
إِنَّهُ مِنْ عِبَادِنَا الْمُؤْمِنِينَ

«Сәләәмүн гәләәә Ибрааһиим. Кәзәәликә нәҗзил мүхсиниин. Иннәһүү мин гибәәдинәл мүъминиин», – дип укыйбыз да «әттәхиййәт» укырга утырабыз, өченче рәкәгатькә басабыз.

Өченче рәкәгатьтә: «Фатиха» һәм аннан соң:

سَلَامٌ عَلَى مُوسَى وَهَارُونَ
إِنَّا كَذَلِكَ نَجْزِي الْمُحْسِنِينَ
إِنَّهُمَا مِنْ عِبَادِنَا الْمُؤْمِنِينَ

«Сәләәмүн гәләә Мүүсәә вә Һәәруун. Иннәә кәзәәликә нәҗзил мүхсиниин. Иннәһүмәә мин гибәәдинәл мүъминиин».

Дүртенче рәкәгатьтә: «Фатиха», аннан соң:

سَلَامٌ عَلَى إِلْ يَاسِينَ
إِنَّا كَذَلِكَ نَجْزِي الْمُحْسِنِينَ
إِنَّهُ مِنْ عِبَادِنَا الْمُؤْمِنِينَ

«Сәләәмүн гәләә Ильйәәсиин. Иннәә кәзәәликә нәҗзил мүхсиниин. Иннәһүү мин гибәәдинәл мүъминиин».

Тәравих намазы Рамазан кичәләренең яңадан уянуы ул. Кадер кичәсенә туры килү ихтималы зур булган бу изге төннәрне гыйбадәт белән баетырга тырышуның бер чагылышы. Шунлыктан тәравих намазына әһәмият биреп, бу намазга мөмкин кадәр күбрәк вакыт бүләргә, аның әҗереннән күбрәк файдаланып калырга тырышырга кирәк.
Шул рәвешле көндез ураза тоту, төнлә тәравих намазы уку белән Рамазан ае гыйбадәте тулы хәлдә уздырылган һәм мең айдан да хәерлерәк Кадер кичәсе уяулыкта каршыланган була,ин шәә'Әллаһ.
Язмамны файдалы дип табасыз икән,дусларыгыз белән дә бүлешегез,дин кардәшләрем!
Пәйгамбәребез сгс:
-"Үзе белгәнне башкалар белән бүлешмәгән мөселман-китап төягән ишәк белән бер"- диде.
Кыямәт көнендә,Раббыбыз каршына ишәк кыяфәтендә түгел,Үзенең кушканнарын үтәп,тыйганнарыннан тыелып яшәгән колларына,Аллаһы Тәгалә вәгъдә иткән әҗер-савапларга ия булып,"Рәййан" җәннәтләренә керүче,йөзләреннән нур балкып торучы кешеләр җөмләсеннән булсак иде.Әәмиин.

Мөхәммәдҗан Садыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев