Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Актаныш балалар сәнгать мәктәбе зур иҗат концертына чакыра!

Актаныш балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары райондашларны һәм кунакларны елның иң якты, иң моңлы вакыйгасына — үзләренең зур иҗат концертына чакырып кала.

 

Быелгы бәйрәм кичәсе "Балачактан нурлы сәлам булып, зәңгәр күктә моңнар яңгырасын!" дигән искиткеч матур шигъри исем астында узачак. Концерт программасында мәктәпнең иң сәләтле балалары башкаруында дулкынландыргыч җырлар, дәртле биюләр һәм инструменталь нәфис чыгышлар урын алачак.

Әлеге чара илебездә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елына һәм Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана.

  • Качан: 26 май

  • Сәгать ничәдә: 18:00дә

  • Кайда: Ә. Авзалова исемендәге район мәдәният йортында

Керү ирекле! Килегез, яшь талантыбызның иҗат җимешләрен бергәләп бәялик һәм онытылмаслык рухи азык алыйк. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев