Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Актаныш районы мәдәният йортында Яңа ел чыршысы бәйрәме узды

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм аларның гаиләләре өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды.

Чарага мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Бәйрәмдә Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов катнашты.

Район башлыгы Ленар Зарипов җыелучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, әниләргә һәм балаларга рәхмәт сүзләрен җиткерде:

— Нык булыгыз, бердәм булыгыз. Сез — чын мәгънәсендә үрнәк кешеләр. Сезгә карап башкалар көч ала. Әниләрегезгә, үзегезгә зур рәхмәт — Ватанны саклаучы батыр әтиләрне, абыйларны үстергән өчен. Бүген безнең арада махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез дә бар — аларга аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә, — диде район башлыгы.

Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да актанышлыларга җылы теләкләрен юллады:

— Кадерле актанышлылар, яраткан балаларыбыз, хөрмәтле әниләр, әбиләр! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм. Берничә көннән инде Яңа ел бусагадан атлап керә. Кыш бабай сезгә нык сәламәтлек, зур бәхет алып килсен, балаларыбыз исән-сау, матур итеп үссен, — диде ул.

Бәйрәм чарасы җыр-биюләр, тамашалар һәм Яңа ел рухы белән үрелеп барды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев