Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Актаныш тукучылары «Каравон» фестивалендә җиңүләргә иреште

Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» исемендә танылган регионара традицион-фольклор фестивале узды.

Әлеге күркәм чарада безнең Актаныш районы сәнгать мәктәбе укытучысы Галимова Ләйлә Ренарт кызы һәм аның укучысы Гафурова Руфина Роберт кызы «Единство нитей – гордость труда» исемле туку конкурсында җиңү яуладылар һәм акчалата премиягә лаек булдылар.

Шулай ук Руфина туку буенча мастер-класс күрсәтеп, үз осталыгын тамашачыларга тәкъдим итте.

Чын күңелдән аларны әлеге зур уңышлары белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә яңадан-яңа җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев