Бүген Актаныш мәдәният йортында “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Ялалова Лилия Мәүләви кызына багышланган искиткеч матур юбилей кичәсе узды
Кичә җыр-моң, ихлас сүзләр һәм җылы котлаулар белән үрелеп барды.
Тантанага юбилярны котларга килгәннәр арасында — Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Казанда Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Тукаев Марс Рифкать улы, Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганеева, шулай ук Лилия ханымның якыннары, туганнары, укучылары катнашты.
Кичә барышында ансамбль артистлары башкарган җырлар, биюләр һәм котлаулар — юбилярга багышланган сәнгать кичәсе хөрмәт булып яңгырады.
Сәнгатькә гомерен багышлаган, халык мәхәббәтен яулаган Лилия Ялалованың иҗаты — район мәдәниятенең горурлыгы, яшь буын өчен үрнәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев