Куян шагыйрәсе Әгъҗибә Бәшәрова: Бәйрәмгә!
Куян авылында бик күп мәдәни чаралар уза. Авылдашларны берләштерә, тагы да якынайта торган бәйрәмнәр оештыручы клуб мөдире Роза Хәбетдиновага бик күп рәхмәт сүзләре язалар. Куян шагыйрәсе Әгъҗибә Бәшәрова исә хисләрен шигъри юлларга салган.
Бәйрәмгә!
Авыл! Ничек якын ул күңелгә
Җыелганнар олы, кечесе,
Бәйрәм бүген анда, күрегезче
Бик күңелле авыл кичәсе!!!
Мулдан табын, җырлар,уеннары
Ямьләндерә авыл урамын,
Ай да карый читтән качып кына
Ялгыз сизә кебек ул үзен.
Әй бииләр яшьләр, жиңел итеп
Ә олылар сүза моңнарын,
Яшь чактагы матур җырларыбыз
Бизи бүген бәйрәм табынын.
Гармун уйнап урам әйләнүләр
Сагындырган, матур ул чаклар,
Нурын сибеп бүген елмайгандыр
Күк йөзендә миллион йолдызлар.
Самовары гына ни тора бит
Парын бөрки, ул да сөенә
Ничек чәйсез табын була ала
Татар сые табын түрендә.
Бик күңелле бәйрәм ясадыгыз
Авылдашлар сезгә рәхмәтле,
Кулыгыздан барысыда килә
Эше, ашы, сый һәм хөрмәте.
Дуслык телик илгә, үзебезгә
Тагын шулай бәйрәм итәргә,
Насыйп итсен ходай барыбызга
Тыныч тормыш…

Авылыбызга дан җырлаек әле
Төзек, матур йортлар, урамнар,
Тату, эшчән халкы сөендерә
Авылыбыз яшәр, амин мең еллар.
Сугыш афәтләре бетсен диеп
Вакытын, көчен, үзен кызганмый,
Кызларыбыз һәрчак ярдәм итә
Тик торуны алар өнәми.
Тукмачын да кисә, башкасын да
Әйт кенә син, йөгереп киләләр,
Мәчетебез дә алар өстендә шул
Авыл белән бергә җыялар.
Әле генә бик зур чара булды
Исеме дә “Урам бәйрәме”,
Көне килде, Аллаһ рәхмәтедер
Бөтен авыл бергә куанды.
Сагынып кайтучылар да булды
Авылыбызда бәйрәм итәргә,
Һәрберседә чыгыш ясадылар
Туган авылыбызның йөзен ачарга.
Шулай дәвам итсен иде һәрчак
Дуслык, теләктәшлек һәркемдә,
Барысыда яхшы булсын диеп
Тырышып йөргән авыл халкында.
Күңелләре һәрчак көрдән булсын
Көнләшүләр, әрләш булмасын,
Кояш та бит башта бездән чыга
Авылыбызга сибеп нурларын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев