Районыбызның «Ак инеш» ансамбле Казанның төп Сабантуенда катнашачак
Бүген «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршында эшләүче «Ак инеш» бию коллективы җитәкчеләре Лилия Фәтхуллина белән Казанга юл тотты.
Сәләтле егет һәм кызларыбызны берләштергән "Ак инеш" ансамбле Казаннның төп Сабан туена чакыру алган иде.
24 июньдә «Ак инеш» ансамбле Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак Тынычлык бистәсендә уза торган милли бәйрәмебездә чыгыш ясаячак, күмәк пролог өлешләрен бизәячәк. Аңа кадәр дүрт көн дәвамында ансамбль артистлары репетициядә Сабантуйга әзерләнәчәкләр.
Яшьләребезгә чын күңелдән уңышлар телибез. Танылган йолдызлар- Эльмира Кәлимуллина, якташыбыз Артур Исламов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айгөл Хәйри, «Казан нуры» оркестры һәм башкалар белән бер сәхнәдә чыгыш ясап, Актанышыбыз данын еракларга таратыгыз, татар халкының мәдәнияте, бию сәнгатенең байлыгын, кыйммәтен дөньяга танытыгыз. Күңелле Сабантуйлар насыйп булсын сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев