Роберт Сәлахиев исеме күңелләрдә мәңге калачак: Татар Суыксуы авылында мемориаль такта ачылды
Татар Суыксуы авылында шагыйрь, язучы, җәмәгать эшлеклесе Роберт Фәссах улы Сәлахиевнең тууына 75 ел тулу уңаеннан аның яшәгән йортында мемориаль такта ачу тантанасы узды.
Тантанага авылдашлар, балалары, оныклары һәм якын туганнары да җыелды. Алар Роберт Сәлахиев турында җылы истәлекләре белән уртаклашты, аның тормыш юлы һәм иҗаты яшь буын өчен үрнәк булуын билгеләп үтте.
Татар Суыксуы авылында узган истәлекле чарада авыл халкы үзенең күренекле якташын — алты китап авторын, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасын, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Роберт Сәлахиевне искә алды. Ул гомере буе туган авылы белән тыгыз бәйләнештә яшәде, мәдәни тормышта актив катнашты.
Роберт Сәлахиев мәдәният йортында, китапханәдә үткәрелгән чараларның даими катнашучысы булды, әдәби кичәләрдә чыгыш ясады, яшь буынга иҗатка мәхәббәт тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Аның шигырьләре һәм язмалары туган якка, хезмәткә, кешелек кыйммәтләренә багышланды.
Тантанада район администрациясе вәкилләре, иҗат хезмәткәрләре, авылдашлар чыгыш ясады. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әнвәрова Дилбәр үз чыгышында болай дип билгеләп үтте: туган нигезне саклау, үз кулларың белән корган йорт-ихата, гаилә кыйммәтләре — болар барысы да язучының тормыш юлын һәм холкын чагылдыра. Аның китапларын китапханәләрдән алып укырга, иҗатын яшь буынга җиткерергә кирәклеге ассызыкланды.
2018 елның апрель аенда Роберт Сәлахиев Татарстан Язучылар берлеге составына кабул ителә һәм берлек белән актив хезмәттәшлек итә. Истәлек чарасына Язучылар берлеге рәисе урынабасары, Язучыларның Яр Чаллы бүлеге җитэкчесе — Факил Сафин да килеп, язучының иҗади мирасы турында җылы сүзләр җиткерде.
Мемориаль такта ачу — авыл өчен генә түгел, ә районның мәдәни тормышы өчен дә әһәмиятле вакыйга булды. Роберт Сәлахиев исеме һәм иҗаты авылдашлары күңелендә озак еллар сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев