ШИМБӘ КИЧЕНДӘ:"Гөлшаян"ның хикмәтендә - акылга утырту!
Серле дә ул, нурлы да ул - әй, театр... Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният учагында Актаныш 1нче санлы мәктәп коллективы сәхнә тотты. Ахырдан Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева үзешчән артистларның осталыкларын бәяләп үтте, әлеге театр айлыгының җитди һәм югары әһәмиятен билгеләде.
«Әгәр дә хатыны кадерлесен алдарга омтылса, кырык төрле юл табар!» – ди Мирсәй Әмир әсәренең төп каһарманы – акыллы, шук һәм гүзәл Гөлшаян. Ул үзен өзелеп сөйгән Әхмәтен – шикләнүчән, ирен нигезсез көнләшүләреннән арындыру өчен хәйлә таба. Ләкин бу хәйләсе белән Гөлшаян Әхмәтне генә түгел, ә артыннан тагылып, авыз суларын корытып йөрүчеләрне дә көлке хәлендә калдыра, акылга утырта. Нишлисең бит, Гөлшаян бик тә чибәр булганга, барысы да аны аулакта туры китерергә, аңа сүз катарга гына торалар. Бу Әхмәтне көнләштерә һәм хатын аның бу начар гадәте белән көрәшергә мәҗбүр була. Менә, 1нче урта мәктәп сәхнәләштергән "Гөлшаян" спектакленең хикмәте шунда ул.
Райондагы учреждениеләр һәм предприятиеләрнең театр айлыгы кызганнан-кыза бара. Сәләтле райондашларыбыз сәхнәгә менә, хезмәт оешмалары берсеннән-берсе уңышлырак чыгышларын тәкъдим итә.
Әлегесендә дә актёрлык уены, спектакльнең төп идеясен тамашычга җиткерү - 100% үтәлде дисәк тә, ялгыш булмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев