Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җырчыларыбыз «Чулман тургае»нда җиңде

Районыбызның яшь җырчылары «Чулман тургае» республика бәйгесендә катнашып зур уңышларга ирештеләр.


            "Чулман тургае" бәйгесе ел саен Чаллы шәһәрендә зурлап оештырыла. Конкурста районыбызның яшь талантлары даими катнашып килделәр. Быелгы сәфәр дә уңышлы булды. 

          "Тамчы" квартеты кызлары һәм "Тамчы" үрнәк вокаль ансамбленең кечкенәләр төркеме 1 нче урынга лаек булды. Аерым башкаручылардан Фәрдиева Ленара, Шакирова Нәфисә 3 нче дәрәҗә лауреатлар, Зиннурова Әминә, Фәрхетдинов Тимур 2 нче дәрәҗә лауреатлар, Насипова Илина- 1 нче дәрәҗә лауреат, Маликова Илсылу -1 дәрәҗә дипломант. Остазлары -  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Мостафина

           Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Сирина Исламованың шәкертләре дә сынатмады.   Сираева Мәрьям- 3 нче дәрәҗә лауреат,   Гыйлаҗева Зәлия 2 нче дәрәҗә лауреат, Шаймәрданова Рианна,  Гафурова Зөһрә,  Гыйлаҗева Айзадә 1 дәрәҗә дипломантлар. 

         Шулай ук балалар сәнгать мәктәбе укытучысы  Чекалина Гүзәлиянең укучылары Закирова Гөлинә, Вәлиева Арина 1 дәрәҗә дипломантлар булып танылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев