Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше!

Көрәш мәйданында – бил бирмәс егетләр

Даими авторыбыз, балалар иҗат үзәгенең Пучы филиалы җитәкчесе Ләйсән Газизова — Саматовадан мөхәрият почтасына чираттагы хат килде.

29 сентябрь көнне Пучы мәктәбе гөрләп торды, «Уңыш бәйрәме»нә багышлап Пучы балалар иҗат үзәгенең татар көрәше буенча ачык турниры булып узды. «Көрәш бәйрәме» дип тә атарга булыр иде бу чараны, чөнки агымдагы уку елының беренче ярышы иде ул яшь көрәшчеләр өчен. Актаныш һәм күрше Минзәлә районы мәктәпләреннән барлыгы 13 команда, 12 авырлык үлчәвендә 98 бала һәм 10 тренер катнашты бәйгедә.

Ярышны ачып җибәрү тантанасына Актаныш районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Әнәс улы Вәлиев һәм «Әнәк агрофирмасы» ҖЧҖ директоры Фаил Фәнис улы Газетдинов килделәр. Зур чараның иганәчесе дә «Әнәк агрофирмасы» хуҗалыгы иде. Алты сәгать дәвамында барган ярышның батырлары булып түбәндәге көрәшчеләребез булды:
25 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Рамазан Салихов (Пучы)
28 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Гадел Әнвәров (Актаныш) 
32 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Рөстәм Хөснетдинов  (Пучы)
36 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Булат Шәймөхәммәтов(Тат. Ямалы)
40 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Адель Нургатин (Актаныш)
43 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Фаяз Салихов (Пучы)
46 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Ислам Вахитов (Пучы)
50 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Ильяс Шәмсиев (Пучы)
55 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Муса Әнвәров (Актаныш)
60 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Альмир Муллаянов (Актаныш техникумы)
70 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Әмир Сираев (Актаныш Гимназия)
70 кг нан авыррак үлчәүдә — Ильмир Гыльманов (Актаныш техникумы).


Ярышны уздыруга матди ярдәм күрсәтүче даими иганәчебез Фаил Фәнис улына, Пучы урта мәктәбе директоры Алсу Рәшит кызы Шәйхетдиновага, оештыру эшләрендә катнашкан укытучыларга, тренерларга, көрәшчеләрне тәмле ризыклары белән сыйлаган пешекчеләргә, медицина ярдәме күрсәтүче Пучы хастаханәсе җитәкчесе Ильяс Рафак улы Закировка һәм шәфкать туташларына чын күңелдән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Гел шулай аңлашып, бердәм булып ярдәмләшик эшлик. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев