Пучының яшь батыры Әлмәттә узган көрәш турнирында 3 урын алды
Әлмәт шәһәрендә Россиянең спорт мастеры, Дөнья чемпионы, Татарстанның атказанган спорт мастеры Ильяс Самат улы Галимов истәлегенә милли көрәш буенча республика турниры узды.
Ярышларда 2004-2006 елгы, 2007-2008 һәм 2009-2010 елгы яшүсмерләр катнашты. Пучы балалар иҗаты үзәгенең «Көрәш» түгәрәгенә йөрүче Ильяс Шәмсиев республиканың иң көчле спортчылары арасында үз үлчәмендә өченче урынны яулап, яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Ильясны һәм аның тренеры Садри Әнис Мөхәммәтнур улын казанышлары белән котлыйбыз! Ирешелгән уңышларда тукталып калмыйча, яңа җиңүләргә ирешүләрен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев