Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәбе «БлагоДарение» фонды белән төбәкара көрәш ярышы оештырды (фотолар)
Бүген, 11 декабрь көнне Актанышның кадет-интернат мәктәбендә «БлагоДарение» фонды белән берлектә төбәкара көрәш ярышы оештырылды. Келәмдә Актаныш, Минзәлә, Мөслим районы укучылары көч сынаша. Көрәш турниры Ватан Геройлары көненә багышлана.
Актанышның кадет-интернат мәктәбе көрәш турнирын унберенче тапкыр оештыра. Соңгы өч елда бәйгене үткәрүдә «БлагоДарение» хәйрия фонды иганә ярдәме күрсәтә. Укучыларда милли көрәшкә карата мәхәббәт уяту, сәламәт яшәү рәвешенә тарту, җиңүгә омтылыш тәрбияләү -ярышларның төп максаты.
Ватан Геройлары көненә багышланган көрәш турнирының ачылыш тантанасы кадет-интернат мәктәбе укучыларының патриотик чыгышлары белән башланып китте. Курсантларыбызның һәр хәрәкәте яшьтәшләренә бик матур өлге- хәрби тәртипләрдә белем һәм тәрбия алучы укучылар физик яктан сәламәт, көчле, шулай ук мәдәният-сәнгатьтә дә сәләтлеләр.
Инструменталь ансамбльгә кушылып җырлаган дуэтлар, вокаль чыгышлар, курайчыларның моңнары, курсантлар чыгышы, барысы да Ватаныбыз сагында торачак егет-кызларның патриотик әзерлеге хакында ачык сөйли.
Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев яшь көрәшчеләрне сәламләп уңышлар теләде, көрәш спортының егетләрне тормышка әзерләүдә роле зур булуын әйтте.
Илебезнең тугры киләчәге булып үсегез. Бүген махсус хәрби операциядәге якташларыбыз илебез тынычлыгы өчен көрәшә. Ә киләчәктә илебезнең киләчәге сезгә бәйле булачак. Бөтен өмет сездә, сезгә карап торабыз! Сез туган илебезне, туган җиребезне, әти-әниләрегез, туганнарыгызның сакчысы,- дип булачак ил сакчыларына мөрәҗәгать итте Илшат Илфат улы.
Көрәш ярышын ачу тантанасында «БлагоДарение» фонды өметле көрәшчеләргә- күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче спортчы Илья Галиевка һәм Тормыш иминлеге нигезләре олимпиадасы җиңүчесе Җәлил Миргасыймовка 5 мең сумлык сертификатлар бүләк итте. Аларны кадет-интернат директоры Илсур Ялалов тапшырды.
Кадет мәктәбенең спорт залы яшь көрәшчеләрнең шат авазыннан гөрләп тора. Биредә бүген 110 яшүсмер бил алыша.
Кадетларга көрәш серләрен төшендерүче Илнар Насрыев әлеге турнирга нигез салган остаз-укытучы. 2023 елда бирегә эшкә килүгә үк үзе һәм Актаныш эшмәкәрләре ярдәме белән 8 ел дәвамында бәйгене оештырып килә.
Сыйныфташы, эшмәкәр, «БлагоДарение» хәйрия фонды вәкиле Илнар Насрыевка турнирның әһәмияте турында сөйләгәч, Илнар Фәрит улы матди ягын кайгыртуны тулысынча үз өстенә ала.
Көрәшчеләр арасында җиңүчеләрне олимпия системасы белән ачыклыйбыз, җиңелүчеләр төшеп кала. Районда көрәш ярышлары җитәрлек түгел дип саныйм. Ярышларга гадәттә, 3-4 яшь аралыгына кергән спортчылар белән барабыз. Ә һәр яшь өчен аерым -кече, урта һәм өлкән яшьтәге укучылар, студентлар өчен аерым ярыш үткәрелгәндә, егетләрнең көрәшкә сәләте ныграк ачылыр иде,- дигән теләктә Илнар Насрыев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев