«Ак чәчәкләр» бәйгесендә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды
Бүген бәйгедә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды
Медицина хезмәткәрләре арасында узган «Ак чәчәкләр» бәйгесе берничә номинациядә үткәрелә: "Поликлиниканың иң яхшы шәфкать туташы», "Стационарның иң яхшы шәфкать туташы», "ФАПның иң яхшы фельдшеры» һәм башкалар. Бүген бәйгедә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды.
"Поликлиниканың иң яхшы шәфкать туташы» номинациясендә фтизиатрия кабинеты шәфкать туташы Фәсхиева Рушания Әнфис кызы җиңү яулады. Рушания Әнфис кызы 1969 елда Актаныш районы Такталачык авылында туа. 1990 елда Түбән Кама медицина училищесын тәмамлый. Гомуми эш стажы 34 ел. Актаныш үзәк хастаханәсендә - 34 ел.
"Стационарның иң яхшы шәфкать туташы» номинациясендә терапия бүлеге палата шәфкать туташы Галиева Гүзәлия Минсалих кызы җиңү яулады. Гүзәлия Минсалих кызы 1967 елда Аксубай районы Иске Кыязлы авылында дөньяга килә. Түбән Кама медицина училищесында белем ала. Бүгенге көндә терапия бүлеге палата шәфкать туташы булып эшли. Эш стажы– 38 ел.
"ФАПның иң яхшы фельдшеры» номинациясендә Чуракай фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Хәсәнова Зәнфирә Фрат кызы җиңү яулады. Зәнфирә Фрат кызы 1970 елда Актаныш районы, Иске Әгьбәс авылында туа. 1990 елда Яр Чаллы шәһәрендә медицина училищесын тэмамлый. Эш стажы -34 ел.
"Ашыгыч ярдәмнең иң яхшы фельдшеры» номинациясендә Әхмәтова Ләйсән Риф кызы җиңү яулады. Ләйсән Риф кызы 1698 елны Актаныш районы, Апач авылында туа. 1988 елны Актаныш районы хастаханәсенә ашыгыч ярдәм бүлегенә фельдшер булып эшкә урнаша һәм бүгенге көнгә кадәр шул эшендә хезмәт куя. Эш стажы -36 ел.
"Иң яхшы педиатр табибы» номинациясендә Латыпов Илдус Феликс улы җиңү яулады. Илдус Феликс улы 1978 елны Актаныш районы, Актаныш авылында туа. 2005 елда Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлый. 2006 елның 8 сентябрь аеннан бүгенге көнгә кадәр табиб-педиатр булып эшли. Эш стажы-18 ел.
"Иң яхшы белгеч табиб” номинациясендә Инсаф Азат улы Моһтазиров җиңү яулады. Инсаф Азат улы 1971 елны Актаныш районы, Актаныш авылында дөньяга килә. 1998 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. 1999 елның 12 вгустыннан бүгенге көнгә кадәр табиб-хирург булып эшли. Эш стажы-25 ел.
"Стационарның иң яхшы табибы» номинациясендә хирургия бүлеге мөдире-табиб хирург Хафизов Ирек Рәсим улы җиңү яулады. Ирек Рәсим улы 1989 елда Актаныш районы Чалманарат Авылында дөньяга килә. 2012 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. 2014 елда Актанышка кайтып табиб-хирург булып хезмәт куя башлый һәм бүгенге көнгә кадәр авыруларга яшәү көче бирә. Эш стажы-10ел.
"Һөнәргә тугрылык" номинациясендә 20 ел көндезге стационар бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып хезмәт куйган Шакирова Дилә Мизхәт кызы җиңү яулады. Диля Мисхәт кызы 1965 елны Актаныш районы Карт авылында туа. 1983 елда Минзәлә шәhәрендә медицина училищесын тәмамлый. Шул ук елны Актаныш үзәк хастаханәсендә хезмәт юлын башлый. 2004 елдан бүгенге көнгә кадәр көндезге стационар бүлеге өлкән шәфкать туташы булып хезмәт куя. Эш стажы-41 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев