100 мең сумлык грант откан Актанышның яшь укытучысы: Хыяллар һәм чынбарлык
Бүген, 5 октябрь - Укытучылар көне. Бәйрәм иртәсендә яңа гына педагоглык стажын башлап җибәргән райондашыбызның уңышлары белән танышыйк әле.
Актанышның 1 нче мәктәбендә яшь күңелендә ялкынлы ут янучы педагог – Камилә Гыйльфанова эшли. Ул – озайтылган көн төркеме тәрбиячесе. Мәктәп аның өчен гади генә эш урыны түгел, ә балачак, яшьлек хатирәләрен саклаучы кадерле йорт.
Мин үземне бәхетле дип саныйм, – ди Камилә Илшат кызы. – Чөнки мин туган мәктәбемдә, балачагым узган белем йортында эшлим. Җаным тыныч: янәшәмдә – һәрчак ярдәм итәргә әзер гаиләм, мине аңлаучы, терәк булучы якыннарым, һәм, әлбәттә, юл күрсәтүче, үзе дә укытучы әнием бар.
Камилә Гыйльфанованың хыялы – ашкынулы, заманча технологияләр белән тулы заманда балалар күңелендәге табигый сафлыкны саклап калу, иҗат чишмәсен ачарга ярдәм итү.
Укытучылыкка мәхәббәт Камиләнең канына салынган дияргә була. Ул – укытучылар гаиләсендә туып-үсә. Әнисе, Райлә ханым Мисбахова, озак еллар шул ук мәктәптә музыка дәресләре алып бара. Кыз бала кечкенәдән үк әнисенең дәресләргә ничек әзерләнүен, бөтен күңелен биреп эшләвен күреп үскән һәм: «Мин дә укытучы булам!» – дигән хыял белән яши.

Туган мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач, Камилә Чаллы педагогия университетына укырга керә. 2024 елда, әле студент вакытта ук, шәхси укыту алымына күчеп, ул туган мәктәбенә кайтып эшли башлый. Хәзер дипломлы белгеч буларак, 1 нче «А» сыйныфы укучыларына белем дөньясына юл ача: өй эшләрен әзерләргә булыша, мавыктыргыч уеннар һәм файдалы шөгыльләр оештыра.
Актаныш районы яшь белгечләрне авыл мәктәпләренә эшкә кайтаруда ныклы адымнар ясый. 2024 елдан мәктәпкә килгән яшь укытучыларга 100 мең сум күләмендә акчалата ярдәм бирелә. Бу бүләккә беренчеләрдән булып Камилә Гыйльфанова лаек булды. Моннан тыш, яшь педагогларга ике ел дәвамында матди ярдәм күрсәтү күздә тотыла.
Бу бик кирәкле ярдәм. Чөнки без әле аякка басып кына киләбез. Бу хакта ишеткәч, Чаллыдагы дус кызларым: «Димәк, безгә дә Актанышка кайтырга кирәк», – диделәр, – дип елмая Камилә.
Хезмәт сөючән яшь педагог республика күләмендәге «Безнең яңа укытучы» бәйгесендә катнашырга да гариза тапшырган. Ул зур өметләр белән яши, шундый мөмкинлекләрне ачкан район җитәкчелегенә, мәгариф бүлегенә һәм мәктәп дирекциясенә рәхмәтен җиткерә.

Яшь белгечнең иң зур байлыгы – тәҗрибәле коллегаларының ярдәме.
Беренче елымда башлангыч сыйныф укытучысы Лилия Васиковна терәк булды. Быел исә Алсу Камиловна киңәшләре белән ярдәм итә. Университетта алган белемне мәктәп тормышына җайлаштыруда аларның булышлыгы бәяләп бетергесез, – ди Камилә.
34 еллык тәҗрибәсе булган башлангыч сыйныф укытучысы Алсу Даутова да аның турында җылы сүзләр әйтте:
Камилә Илшатовна икенче елын гына эшләсә дә, балалар аны бик тиз үз итте. Ул балалар күңеленә юл таба белә, төркемдә кызыклы шөгыльләр оештыра. Оештыру сәләте көчле. Без бер гаилә кебек дус-тату эшлибез. Аңа киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын, – ди ул.
Камилә өчен быелгы ел шатлыклы үзгәрешләр дә алып килә: ул яратканы Фәнзил белән гаилә корып җибәрә.
Гаиләсе, хезмәттәшләре һәм район җитәкчелеге ярдәмен тойган яшь педагог киләчәккә зур өметләр белән карый. Киләчәктә һөнәре буенча башлангыч сыйныф укытучысы, сыйныф җитәкчесе булырга әзерләнә һәм укучыларга озак еллар белем, җылылык һәм изгелек нурлары өләшергә җыена.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев