Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

57 нче бистә, иске китапларыгызны әзерләгез!

Актаныш өчен бер яңалык бар! Ул да исә гимназия белән бәйле. Без "Алга" дигән проект ясадык һәм озакламый бу проектның кагыйдәнамәсен районның башка мәктәпләренә җибәрәчәкбез. "Алга" проектының беренче адымы - акция оештыру. Бу акциянең исеме - "Китапка икенче тормыш бүләк ит". Китап - дөньяда иң зур хәзинә. Чөнки китап аша...

Актаныш өчен бер яңалык бар! Ул да исә гимназия белән бәйле. Без "Алга" дигән проект ясадык һәм озакламый бу проектның кагыйдәнамәсен районның башка мәктәпләренә җибәрәчәкбез. "Алга" проектының беренче адымы - акция оештыру. Бу акциянең исеме - "Китапка икенче тормыш бүләк ит".

Китап - дөньяда иң зур хәзинә. Чөнки китап аша без белем алабыз, ә белемле кешеләр дөньяны алга алып баралар. Һәрберебезнең өендә китаплар бар, аларның күбесе файдалы һәм кирәкле. Әмма хәзерге көндә, иске китапларны без укымыйбыз, һәм алар тузанланып, киштәләрдә яталар. Тик иске китаплар да безнең белемебезне үстерә, шулай ук, алар азмы-күпме булса да, безгә тарихны сөйлиләр. Яшь буынга бу китаплар кайбер чакта бик кирәк булалар. Уйланып карасак, аларның, сезнең киштәгездә урын алып, тузанланып ятканчы, мәктәп китапханәсендә булуы яхшырак...


Шундый максатлар белән гимназия шундый кызыклы гына акция оештыра. Аны 57 бистәдә Аэропорт һәм Химиклар урамнарындагы йортларга кереп, кешеләрдән кирәкмәгән китапларын җыеп йөрүдән башлыйбыз. Шуңа күрә, бу урамнарда яшәүче кешеләр, хөрмәтле актанышлылар, китапларыгызны әзерләп куегыз. Без сезгә киләчәкбез. "Алга" сезгә киләчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев