Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Ак юл сезгә, балалар!

24 июнь көнне чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек турында аттестатлар алдылар. Кичен исә район хакимияте бинасы яны аларның шат авазларына күмелде. Биредә районның XI сыйныфны тәмамлаган барлык укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылары, мәктәп директорлары, барысы бергә, чыгарылыш кичәсенә җыйналды. Елдан-ел катлаулана, таләпләре арта барган бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып бетергәч, укучылар да,...

24 июнь көнне чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек турында аттестатлар алдылар. Кичен исә район хакимияте бинасы яны аларның шат авазларына күмелде. Биредә районның XI сыйныфны тәмамлаган барлык укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылары, мәктәп директорлары, барысы бергә, чыгарылыш кичәсенә җыйналды.
Елдан-ел катлаулана, таләпләре арта барган бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып бетергәч, укучылар да, әти-әниләр дә, ниһаять, иркен сулыш алдылар. Әйтерсең җилкәләреннән авыр йөк төшкән. Әмма әлеге рәхәтлек бер мизгел кебек кенә шул. Алда зур тормыш корабы көтә. Анда батмыйча, күңелеңә якын һөнәр сайлап, укуыңны дәвам итү, яраткан эш табып эшләү, үз юлыңны табып, адашмый, абынмый, читкә тайпылмый гомер итү, ай-һай, зур көч, сабырлык сорый. Тормыш диңгезе корабына төрле һөнәр ияләре утырыр. Киләчәктә кайда гына яшәсәләр дә, кем генә булып эшләсәләр дә, чын кешеләр булып калсыннар иде. Бүген исә алар шундый бәхетлеләр. Барысы да карап тормалы матурлар, чибәрләр. Кигән киемнәре генә дә күз явын алырлык.
Моннан 7-8 еллар элек урта мәктәпне тәмамлаучылар район буенча 300дән артык булса, быел 169 бала тәмамлый. Бу бердәм дәүләт имтиханнарының катлаулануы белән дә аңлатыла торгандыр. Чөнки укучылар IX сыйныфны тәмамлаганнан соң училище, техникумнарга керүне кулай күрәләр. Илдә эшче һөнәрләренә сорау артканнан-арта барган чорда әлеге юлны сайлау да дөрестер, бәлки. Киләчәктә алар югары уку йортларында белемнәрен дәвам итә алалар бит.
Бүген безнең каршыда басып торганнар - бернинди авырлыклар алдында да куркып калмаучылар, сынауларга бирешмәүчеләр.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәмнәре белән тәбрикләү өчен район башлыгы Фаил Камаев та килгән иде.
- Тормыш безнең алга көннән-көн катлаулырак бурычлар куя. Сез шул бурычларны җиңеп чыгарсыз дип ышанабыз. Актаныш районы сезнең белән горурлана. Киләчәктә барыгызга да уңышлар телибез. Тормышның икенче-ирекле баскычына күчкәч тә югалып калмасагыз иде. Әти-әниләрегезнең, әби-бабаларыгызның яраткан уллары, оныклары булып калыгыз. Ходай сезне сәламәтлектән аермасын. Киләчәктә сайлаган һөнәрегез буенча җәмгыятькә кирәкле гражданнар булсагыз, сезнең белән горурланып яшәсәк иде. Үзегезнең Актаныш районы егетләре, кызлары икәнегезне беркайчан да онытмагыз.
Фаил Камаев уку дәверендә мәктәп, район тормышында актив катнашканнары өчен укучыларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Актанышның беренче мәктәбеннән Резеда Хәбибуллинага, Инзилә Шәйхразыевага, Актанышның икенче мәктәбеннән Энҗе Нәбиуллинага, Айгөл Вәкиловага, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатыннан Гүзәл Шәвәлиевага район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Башка еллардан аермалы буларак, быел мәктәпне медальгә тәмамлаучылар булмады. Медальгә дәгъва итүчеләр бердәм дәүләт имтиханнарын 75 баллдан кимрәккә биргән очракта, аларга медаль бирелми. Шунысы сөендерә, районда 33 укучыга кызыл төстәге аттестатлар тапшырылды. Бу аларга киләчәктә күпмедер ярдәм итәр дип ышанасы килә. Чыгарылыш сыйныф укучыларын район мәгариф бүлеге җитәкчесе Васил Салихов, социаль һәм агарту эшләре бүлеге башлыгы Илкам Сираев, яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Айдар Иманаев тәбрик итеп, аларга уңышлар теләделәр һәм укуда, сәнгатьтә, спортта уңышка ирешкән балаларга Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган кичәге сыйныфташларының, мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең күңелләргә үтеп керерлек җырлары бәйрәмгә тагын да бер ямь өстәде. Күңелләр тулды, һәркем яшь пәрдәсе аша балаларга хәерле, ак юллар теләде. Киләчәк тормышыгыз гел күңелле мизгелләрдән генә торсын, эшләрегез уң булсын, балалар!
Айнур Шәймәрдәнов, чыгарылыш сыйныф укучысы:
- Шүрләтеп торган имтиханнарны уңышлы гына тапшырып чыктык. Барлык укучылар исеменнән үзебезгә белем биргән укытучыларыбызга рәхмәт әйтәбез. Шуклыкларыбыз, тәртипсезлекләребез өчен гафу итсеннәр. Без аларны беркайчан да онытмаячакбыз.
Лилия Галимова, чыгарылыш сыйныф укучысы:
- Алда безне зур тормыш юлы көтә. Барыбызга да уңышлар елмайсын, һәрберебез теләгән уку йортларына кереп, белемнәребезне дәвам итә алсак иде. Киләчәктә бер-беребезне онытмыйча, аралашып яшәсәк иде.
Гөлназ Вәлиева, чыгарылыш сыйныф укучысының әнисе:
- Кадерле укучылар, сезне барлык әти-әниләр исеменнән тәбрик итәбез. Сабырлык, уңышлар, куйган максатыгызга ирешеп, лаеклы кешеләр булып үсүегезне телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев