Бүген «Бүләк» аланында ял итүче икенче төркем балалары Балалар иҗат үзәгенә килеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның иминлеген тәэмин итүче маскировка челтәрләре үрүдә катнашты.

Яшь волонтерлар биремгә зур җаваплылык белән якын килде. Балалар, үз куллары белән челтәрне зур тырышлык куеп үрде. Волонтерлар балаларга актив катнашулары һәм игелекле гамәлләре өчен зур рәхмәтләрен җиткерде.
Әлеге очрашу — яшь буынның Ватанны саклаучыларга хөрмәтен һәм ярдәм итәргә әзер булуын күрсәтүче матур үрнәк. барыбызны да бүген бер теләк берләштерә: «Әтиләребез, абыйларыбыз, егетләребез, ирләребез һәм барлык якыннарыбыз исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар!»

Нет комментариев