Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Аккүз мәктәбе сайты «Республиканың электрон мәгариф платформасында иң яхшы белем бирү учреждениесе сайты” номинациясендә призлы урынга лаек булды

2023 нче елның 18 декабрь көнне Казан шәһәре IT-парк бинасының «Казан» залында «Белем җәүһәрләре - 2023» XIV Бөтендөнья файдалы татар интернет- проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы узды.

Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты “Татарстан Республикасы электрон мәгарифе платформасында (edu.tatar.ru) иң яхшы белем бирү учреждениесе сайты” номинациясендә III урын алды. Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика - информатика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы “Мәгариф, фән һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр шәхси интернет-проект” номинациясендә III урын алды.  

Дилүс Мирзасалих улы укучылары белән төзегән “Туган авылым минем - Аккүзем” сайты “Мәдәният, туризм, милләт һәм милләтләр дуслыгы өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект” номинациясендә II урын алды.  Аккүз мәктәбе директоры Җәмилов Ринат Флүн улы,  математика - информатика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы җиңүче дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев