Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Аккүз мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре укытучылары башлангыч хәрби әзерлекне оештыру буенча киңәшмәгә җыелды

16 ноябрьдә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучыларының «ТИН укыту үзенчәлекләре һәм гомуми белем бирү оешмасында башлангыч хәрби әзерлекне оештыру» темасы буенча район семинары булды. ТИН укытучыларының район семинары

Әлеге семинар Аккүз мәктәбенең ТИН укытучысы Җәмилова Розалия Гарифҗан кызының 9 нчы класс укучылары белән «Табигатьтә янгын куркынычсызлыгы» темасына ТИНнан ачык дәрес күрсәтү белән башланды. Дәрес - география укытучысы Гарипова Розалия Данис кызы һәм биология укытучысы Гилванова Наилә Хөсәен кызы катнашында үз фәннәренең темага туры килгән дәрес элементларын кертеп, функциональ грамоталылыкны үстерүгә юнәлтелгән интеграль дәрес итеп күрсәтелде.

Дәреснең махсус кунагы «Минзәлә урманчылыгы» Актаныш участогының  урман мастеры Хисамов Рәмис Рифкат улы катнашты. Рәмис Рифкат улы укучыларга «Янгын куркынычы сезоны» төшенчәсе буенча аңлатты, урманны сакларга чакырды һәм урман мастеры белгечлегенә кайсы уку йортында укып булганлыгын укучыларга аңлатты. Дәрес район укытучылары һәм мәгариф идарәсе методисты Маннапова Нәзлия Мәзхәб кызы тарафыннан бик югары бәяләнде.

Семинар эшлекле сөйләшүләр, чыгышлар, алда торган эш планы һәм максат - бурычлар белән танышу белән дәвам итте. Шулай ук районның ТИН  укытучылары Аккүз мәктәбенең «Туган якны өйрәнү» музеенда экскурсиядә дә булдылар. Семинар эшлекле һәм мәгълүматлы итеп оештырылган иде.

Аккүз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары 
Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев