Актаныш педагоглары Россия Федерациясенең мактауларына лаек булды
Бүген традицион август киңәшмәсе кысаларында мәгариф өлкәсендәге казанышлары, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге хезмәтләре өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары, Актаныш районы башлыгы, Актаныш районы мәгариф идарәсе бүләкләренә бик күп укытучылар, тәрбиячеләр, җитәкчеләр лаек булды.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп-интернаты укытучысы Розалия Якупова Россия Федерациясе «Мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» исеме белән бүләкләнде.
Актаныш технология техникумы укыту мстеры Нурсил Мөхәммәтдинов Россия Федерациясенең «Мактаулы остаз» исеме бирелде.
Бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев