Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Актаныш педагоглары туган телләрне саклау юнәлешендәге республика грантын оттылар

«Актаныш катнаш төрдәге 6нчы санлы балалар бакчасы» тәрбиячесе Әюпова Айгөл Айдаш кызы һәм «Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы»ның өлкән тәрбиячесе Максутова Ләйсән Рөстәм кызы Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру буенча, туган телдә тәрбия һәм белем бирүче педагоглар арасында үткәрелгән республика конкурсында җиңү яуладылар.

Әлеге конкурс педагогларның туган телләрне саклау һәм популярлаштыруга юнәлтелгән нәтиҗәле проектларын хуплау максатыннан үткәрелә. Ул үсеп килүче буында милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә һәм Татарстан Республикасы халыкларының рухи мирасына хөрмәт тәрбияләүгә зур игътибар бирә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча педагоглар тәкъдим иткән проектлар экспертлар тарафыннан югары бәя алды һәм җиңүчеләр исемлегенә кертелде. Җиңүчеләргә 50 000 сум күләмендә грант тапшырылды.

Айгөл Айдаш кызын һәм Ләйсән Рөстәм кызын әлеге әһәмиятле җиңүләре белән ихластан котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев