Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актаныш технология техникумының Чыгарылыш кичәсе узды

94 егет һәм кыз кулларына диплом алып, зур юлга аяк баса

Ә. Авзалова исемендәге район мәдәният йортында бүген Актаныш технология техникумының Чыгарылыш кичәсе узды. 94 егет һәм кыз кулларына диплом алып, зур юлга аяк баса.

Бәйрәм тантанасында район башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. Белем һәм тәрбия биргән остазларга рәхмәт әйтеп, яшьләребезгә ихластан уңышлар теләде ул: “Бүген сез гади диплом гына түгел, ә тормышта кирәк булган һөнәр үзләштереп олы юлга аяк басасыз. Үз – үзегезгә ышаныгыз, куелган бурычлар өстендә тырышып эшләгез, авырлыклар белән очрашканда төшенкелеккә бирелмәгез, ә иң мөһиме – кеше булып калыгыз һәм барысы да сезнең яхшы булачак! ” – дип искәртте.

Бәйрәм тантанасында хуҗалык җитәкчеләре дә катнашты. Чыгарылыш курс студентларын тәбрикләп, хуҗалыкларда хезмәт практикасы узган яшь һөнәр ияләрен хөрмәтләде алар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев