Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

АКТАНЫШ ТӨБӘГЕ – ЯШЬ ЭШМӘКӘРЛӘР БИШЕГЕ

Чынлап та, безнең Актаныш районында эшмәкәрлекне үстерүгә ифрат зур игътибар бирелә, хөкүмәтебез тарафыннан игълан ителгән күп кенә ярдәм чаралары да актив кулланыла. Шуңадыр да, нәкъ бездә эшмәкәр булырга теләүче яшьләр күп.

                                  Районда 3 этаптан торган «Эшмәкәрлек фабрикасы» бизнес-идеяләре конкурсы ел саен үткәрелә. Формат яңача үзгәрү белән бизнес-идеяләр дә күп кенә яңарышлар белән тулылана бара. 
Әлеге конкурсның максатларына тукталып үтсәк, алар түбәндәгечә булыр:
- яшьләрнең иҗади сәләтләрен үстерү, аларның икътисад өлкәсендә белем дәрәҗәсен арттыру, эшмәкәрлеккә өндәү һәм җәлеп итү;
- сәләтле яшьләрне ачыклау, киләчәктәге интеллектуаль үсешнең һәм яшьләргә һөнәри юнәлеш бирүнең оптималь шартларын булдыру;
- яшьләрнең шәхси эшкуарлык һәм лидерлык сыйфатларын үстерү.
- җәмгыятьтә эшмәкәрлекнең уңай имиджын булдыру һәм яшьләр арасында эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру;
- яшьләрне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов карамагында эшчәнлеген алып барган Эшмәкәрләр советы белән хезмәттәшлеккә җәлеп итү.
                                  Безнең иҗади төркем Актанышның балалар иҗат үзәгенә килгән чакта, районыбыз мәктәпләреннән килгән 29 укучы-конкурсант үз эшләрен комиссия карарына тәкъдим итәләр иде. Жюри составында Актаныш районының Башкарма комитеты төрле бүлекләреннән вәкаләтле затлар билгеләнгән. Алар һәр конкурсантка игътибар белән проектларның, эшләмәләрнең эффектлыгына, актуаль булуына, чыгым-керем мәсьәләсенә кагылышлы сорауларын бирделәр.
Жюри составында булган, Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева белән сөйләшәбез: 

– Районыбызда әлеге конкурс 3нче ел рәттән үтә. Биредә мәктәп балалары 6нчы сыйныфтан алып катнашалар. Техникум студентлары да үзләренең проектларын яклый. Беренче адымнары бик өметле, матур һәм кызыклы идеяләр бик күп. 


Без катнашучы балалар белән ел дәвамында да эшлибез. Россиякүләм, республикабызда бирелә торган грантлар турында сөйлибез. Билгеләп үтәсем килә, мондый конкурс Актаныш районында гына бар!
Бу конкурста матур уңышлар яулап үзләренең шәхси яки берәр эшмәкәр белән берлектә бизнесларын булдырган укучылар да юк түгел. Андыйлар күбрәк булсын иде.


Барлыгы 5 төр номинация бу бәйгедә. Проектларның төрлелеге, аларның һәркайсы бик үзенчәлекле булуынннан күзләр камаша хәтта. Мәсәлән, Аккүздән Зәлия исламова бизнес планы белән чыккан, шулай ук бу авылдан Рамил Шәйдуллин инкубаторларда кош-корт үстерү. Тагы да умартачылык, роллы, капкейклар, 3D кружкалар, сабын, “Актаныш күчтәнәче – авылым җиләге” һәм башка бик күп юнәлешләрдә укучылар үзләренең талантлы якларын ачканнар. Бу хакта балалар иҗат үзәгенең директоры урынбасары Әлфия Галиева горурланып әйтә, чөнки монда балаларның, яшүсмерләрнең потенциалы ачыктан-ачык беленә.
Күҗәкә авылы мәктәбенең 7нче сыйныф укчысы Эвелина Шакирова белән аралашып алыйк:

– Бизнес-проектым киемнәр, матур-матур күлмәкләр прокаты. Сәхнә, татар, рус, кичке күлмәкләр турында сүзем. Әлегә акчалата түгел, ә күчтәнәч, шоколад яки конфетлар белән генә түләүле итеп башлап җибәрүем исәбе. Әнием Фәнзилә Шәйхетдинова бик оста тегә, ул мине өйрәтә.
Бизнесны ачу өчен, кулланучыларга тәкъдим итү өчен социаль челтәрләр платформасын кулланачакмын. Киләчәктә, медицина яки кием-салым, тегүчелек буенча китәсем килә. 

 

Эвелина бик сәләтле, тырыш, нәфис сүз һәм җыр-моңга, гомумән сәхнә сәнгате юнәлешенә дә осталыгы зур, уңган-булган кыз бала, дип билгеләп үтте укытучысы Лилия Шәйхетдинова.


Илназ Хәмзин – Меңнәр авылының төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныфында белем ала. Ул “Иң тәмле роллар” исемле проект белән катнашты. 
Бу гадәти булмаган, әмма күпләребез бик яратып өлгергән Япон кухнясы ашамлыгы белән бизнес ясамакчы, үзе ролларны әзерләүче егетнең үзе белән дә аралашып алсак:
 

Реклама

– Мин үз алдыма кыска вакыт эчендә аз чыгымнар кулланып, сәламәтлек өчен файдалы ролларны әзерләүне максат итеп куйдым. Ролл инглиз теленнән кергән сүз, төрелгән дигәнне аңлата. Мин бүген бу ризыкның классик вариантын әзерләдем. Эш коралларыннан өиновка, пычак, такта файдаландым. Ә табынга биргәндә соя соусы, имбир, вассаби салып бирәм.


Менә шундый кызыклы һәм бик үзенчәлеке бизнес-идеяләр тәкъдим ителде биредә. Конкурс ахырындагы бүләкләү тантанасында алдынгы карашлы булган яшьләр билгеләнәчәк һәм бүләкләнәчәк. 

Фоторәсемнәрдә сез Меңнәр, Күҗәкә, Чуракай, Чалманарат һәм Пучы мәктәпләренең бизнес-идеяләрен, җитәкче-педагогларын һәм конкурсантларның үзләрен күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев