Актаныш укучылары Кама Тамагының табигый обьектларына сәяхәткә барды
31 май көнне Актаныш районының география, биология, химия укытучылары Кама Тамагының табигый обьектларына сәяхәткә бардылар.
Кама белән Идел елгалары кушылган җирдә урнашкан, биеклеге 136 метрлы Лобач тавының үзенчәлекле табигате белән таныштылар.
Шулай ук табигый hәйкәл - Юрьев мәгарәсендә булдылар, гипстан hәм доломиттан торган заллар белән таныштылар.
Мәгарәнең озынлыгы 1005 м. Ул җир асты суларның гипсны эретүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
Татарстанның халык язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миннуллинның туган авылы Мәрәтхуҗа музееында булдылар.
Биология -химия hәм география укытучыларынын район методик берләшмәсе җитәкчеләре Валиева Эльвира Фәнис кызына, Салихов Ильнар Шайхенур улына зур рәхмәтләрен җиткерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев