Актанышка Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин килде
Бүген Актанышка Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин килде. Хәзерге вакытта Илсур Гәрәй улы Актаныш районының мәгариф оешмалары белән таныша.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова озатып йөри.
Әле генә Илсур Гәрәевич Яңа Әлем төп белем бирү мәктәбендәге төзекләндерү эшләре белән танышты.
Яңа Әлем мәктәбе 2025-2026 нчы уку елын яңарып, төзекләнеп каршы алачак. Узган уку елы барышында бинага дәүләт программасы кысаларында «ПМК» ҖЧҖ коллективы ремонт ясый башлады. Дистәләгән уку кабинетлары, укытучылар бүлмәсе инде бүгеннән үк кунаклар кабул итәргә әзер. Федераль программа нигезендә кабинетларның, коридорларда тәрәзәләр алыштырылган, өр-яңа, заманча җиһазлар кайткан, парталар, урындыкларны җыеп куйганнар, такталар эленгән.
1976 нчы елда «Кызыл көч» күмәк хуҗалыгы төзүчеләре бинаны сыйфатлы итеп, булсын дип эшләгәннәр. Шул чордан башлап, мәктәпкә беркайчан да капиталь төзекләндерү үткәрелгәне булмаган. Бары косметик ремонт белән генә чикләнгәннәр.
Ел саен мәктәптә йөзгә якын бала белем ала. Переспектива алдагы елларда да зур, укучылар саны кимеми, ә артачак кына. Федераль программа кысаларында төзекләндерү 15 млн 200 мең сумны тәшкил итә,- диде рәсми кунакларга мәктәп директоры Рәмзил Әхмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев