Актанышның «Ел укучысы-2025» исеменә лаек булган Самат Солтанов: Әти-әниемә, укытучыларыма, мәгариф идарәсенә рәхмәт!
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Актаныш районы данын республикада, Россия буенча таныткан олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. «Ел укучысы-2025» исеменә лаек булган Самат Солтанов «Әти-әниемә, укытучыларыма, мәгариф идарәсенә рәхмәт!» дип барлык җиңүчеләрнең фикерләрен зур сәхнәдән җиткерде.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучысы Самат Солтанов бүгенге тантаналы чарада хөрмәтләнүче 165 олимпиада җиңүчесе һәм призерының берсе. Ул яшь геологларның Бөтенроссия кыр олимпиадасында, геология фәненнән республика олимпиадасында призер, география фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабы җиүчесе һәм бөтенросиия олимпиадасы призеры. Остазы- Рөстәм Фәйзуллин.
Шулай ук гимназиядән унберенче сыйныф укучысы, рус теле һәм әдәбияты фәне буенча Халыкара олимпиада призеры, дөнья сәнгать мәдәнияте өйрәнү фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабы һәм бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе Илина Фәрдиева да «Ел укучысы-2025» исеменә лаек булды.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов зур уңышларга ирешкән укучыларга җиңүче тасмасы кигерде, диплом һәм 20 мең сум акчалата бүләк тапшырды. Самат белән бергә сәхнәдә аның әти-әнисе дә хөрмәтләнде.
Әйе, укучыларыбызның фән олимпиадаларындагы уңышлары аларның әти-әниләренә барып тоташа. Бүген җиңүчеләрне һәм призерларны котларга сәхнәгә күтәрелгән барлык җитәкчеләр укучыларны, аларның остазларын тәбрикләгәндә, аларның гаиләләренә, укырга, олимпиадарда катнашырга ярдәм иткән ата-аналарына рәхмәт белдерде.
Иң элек мәгариф бүлеге җитәкчесе Раниза Шакирова 2024-2025 уку елына йомгак ясады, укучыларның һәм аларның остазларының уңышларын билгеләп үтте. Районыбыз укучылары төрле дәрәҗәдәге интеллектуаль ярышларда кабат искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр. Узган уку елындагыга караганда да мактаулы урыннарыбыз күбрәк булу Актаныш районында белем бирү дәрәҗәсенең югарыга үрләве турында ачык сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев