Актаныштагы «Бүләк» аланының дүртенче агымында патриотик һәм мәдәни чаралар узды
Актанышның «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагереның дүртенче агымында ял итүчеләр патриотик һәм мәдәни чараларда актив катнашты.
Актанышның «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагереның муниципаль этабында районыбыз мәктәпләрендә белем алучы 150 укучы җәйге каникулларын файдалы һәм кызыклы уздыра. Дүртенче ял сменасы кызыклы вакыйгалар белән бергә үрелеп бара. Мәсәлән, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә балалар патриотик һәм мәдәни чараларда актив катнашты.
Хәрби- диңгез флоты көнендә кызлар һәм малайлар районыбызның диңгезче ветераннары белән очрашты. Солдат хезмәтен флотта үтәгән ир-егетләр инде чәчәләренә чал төшсә дә Хәрби-диңгез флотынының традицияләрен хөрмәт итеп яшиләр. Алар Ватаныбызның чын патриотлары. Туган илне якларга җан атып торган батыр һәм кыю райондашларыбыз лагерьда ял итүчеләргә Хәрби- диңгез флотының тарихы, армия еллары турында сөйләделәр. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Укучылар Актанышның Җиңү паркына барып Хәрби- диңгез флотында хезмәт итүчеләргә багышлап куелган стелага чәчәкләр салдылар.
"Бүләк" аланында ял итүчеләр Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры иҗаты белән дә танышты. Артистларыбыз яшь тамашачыларга Фатих Кәримнең "Гармунчы аю белән җырчы маймыл" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте.
«Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагереның дүртенче агымы 1 августка кадәр дәвам итә. Аланның педагогик коллективы 5 август көнне бишенче сменага юллама алучыларны көтә. Соңгы агым 25 августка кадәр барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев