Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Балалар бакчалары «Орчык өмәсе» үткәрде

Татар халкы элек- электән кунакчыл, тәрбияле халык. Халкыбызның гаять тирән тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган йола- бәйрәмнәре, гореф- гадәтләре бихисап.

Ләкин кайберләре заманалар үзгәрү белән вакыт тузаны астында калган. Аларның берсе, бүгенге көндә бик әһәмиятле, актуаль булган “Орчык өмәсе”. Шул уңайдан бакчабызда балаларны татар халкының милли йоласы, гореф- гадәтләре белән таныштыру, патриотик тәрбия бирү максатыннан  “Орчык өмәсе” дип исемләнгән күңел ачу узды. Чара татар халкының биюләре, уеннары, җырлары, мәкальләр әйтешү белән үрелеп барды. Иң соңыннан бәйләнгән оекларның нинди җылы, йомшак булулары һәм бүгенге көндә мобилизацияләнгән егетләрнең өй җылысы бүләк итүче оекларның әһәмияте турында аңлатылганнан соң балалар  күңел җылыларын салып, мобилизацияләнгән егетләргә рәсемнәр ясадылар. Тәрбичеләр рәсемнәр белән бергә бакча коллективы исеменнән  җыелган җылы носкиларны мобилизацияләнгән егетләргә җибәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев