Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БДИ-2024: Бүген 22 укучы информатикадан имтихан бирде

2023-2024 нче уку елында Актаныш районы мәктәпләренең унберенче сыйныфын 91 укучы тәмамлый. Бу көннәрдә укучыларның да, аларның укытучылары, ата-аналары өчен дә бик җаваплы чор. Егетләр-кызлар бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. Бүген алар сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның башлангыч сыйныфлар укый торган өлешенә урнашкан имтихан тапшыру пунктында информатика фәненнән белемнәрен сынады.

Быелгы Бердәм дәүләт имтиханнары компаниясе 23 майда башланып китте. Бу көнне 11 сыйныф укучылары география, рус әдәбияты, химия фәннәреннән имтихан бирде. Беренче нәтиҗәләр бик уңышлы- рус әдәбиятыннан сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, ә химиядән Актанышның икенче санлы мәктәбе укучысы 100 баллга тапшырды. 

Бүген, 7 июньдә информатикадан 22 укучы БДИ тапшырды.

-Информатикадан имтихан тулысынча компьютер аша тапшырыла. Барлык техник чаралар әзер. Балаларга кирәкле программалар урнаштырылган. Укучыларга кирәкле программаларны туплап, алар компьютерларга урнаштырылды, -ди район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова

Иртәгә, 8 июньдә дә укучыларыбыз имтиханга керәчәк, алар инглиз теле буенча телдән белемнәрен сынаячак. 11 июньдә инглиз теленнән язмача, тарих һәм биология фәннәреннән имтиханнар көтелә. Шулай итеп төп имтиханнар компаниясе тәмамлана.

11 июньнән соң имтиханнарга резерв көннәр бирелә. Теге яки бу сәбәпләр аркасында укучы имтиханга килә алмаса, шушы сәбәпләрне күрсәтелгән гариза язып кабат имтихан бирү мөмкинлеге тудырыла. Әгәр укучылар саны күп булса, имтиханнар Актанышта уза, әгәр 1-2 генә бала булса, аларны башка район, шәһәрләрдәге имтихан бирү пунктларында алып барып тапшырту оештырыла. 

2024 елгы имтихан тапшыруга үзгәрешләр кергән. Укучы имтихан нәтиҗәләре белән канәгать түгел икән, аңа бер фәннән 4, 5 июль көннәрендә яңадан имтихан тапшыру мөмкинлеге тудырыла. Математика фәненә кагылышлы яңалык та бар. Укучы математиканың профиль өлешеннән имтиханын тапшыра алмаса, база өлешенә үзгәртә ала. 

-Укучылар ел буена имтиханнарга эзлекле рәвештә әзерләнделәр. Республика мәгариф мониторингы үзәгеннән район ярдәме белән БДИ биремнәренә охшаш имтихан биремнәре сатып алып укучылар белән шуларны эшләдек. Әзерләнгән бала имтиханнарны уңышлы тапшыра, быелгы имтиханнар шуны тагын бер кат күрсәтте,- дип район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова имтихан барышына үз фикерен белдерде. 

БДИга килгән укучыларны металл рамкалар аша тикшереп керткәндә республикада төрле очраклар килеп чыкты. Каеш, тимер алка, чылбыр, сәгать таккан очракта  металл рамка реакциягә керә, имтихан тапшыру чарасына начар йогынты ясый. Уку елы дәвамында имтихан биреп караганда ук балаларны шушы тикшерү рамкалары аша уздыралар. Көтелмәгән күңелсез хәл килеп чыкмасын өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге өйрәтелә, өйдә үк реакция бирә торган әйберләрне үзләре белән алмаска кирәклеге аңлатыла. 

Имтиханнарның нәтиҗәләре 22-24 июнь көннәренә тулысынча билгеле булачак. Районкүләм чыгарылыш кичәсе 28 июньгә планлаштырыла. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев