Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бүген бишкөнлек кыр җыеннары тәмамланды

Районыбыз мәктәпләренең 10 сыйныфында укучы 46 егет бу көннәрдә хәрби әзерлек мәктәбен үтте. Бишкөнлек кыр җыеннарында физик яктан сыналдылар, спорт уеннарында катнаштылар. Бүген исә егетләр Актанышның беренче санлы мәктәбе базасында соңгы имтиханнарын тапшырды.

        Тормыш иминлеге укытучылары җитәкчлегендә җыенда катнашучылар  АК-74 автоматын сүтеп җыйды. Гомуми саклау комплекты төзелеше белән таныштылар, хәрби медицина теориясе буенча белемнәрен тикшерделәр. Хәрби җыенның исеме җисеменә килеп торды- бүген укучылар стройда йөреп әзерлекләрен дә күрсәтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев