Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивален үткәрү турында

НИГЕЗЛӘМӘ Фестивальнең максаты Яшәгән төбәкнең тарихын, бүгенге сулышын өйрәнү. Балаларда, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә туган як табигатенә, авыл кешеләре язмышына, тормыш-көнкүрешенә мәхәббәт тәрбияләү. Ата-бабаларыбыз мирасын барлау. Авылга хас гореф-гадәтләрне, бәйрәм-йолаларны өйрәнү. Балаларның, яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен үстерү, журналистика, әдәбият, сәнгать, мәдәният өлкәләрендә интеллектуаль иҗат эшчәнлеклә- рен киңәйтү. Тарихи чыганаклардан эзлекле...

НИГЕЗЛӘМӘ
Фестивальнең максаты
Яшәгән төбәкнең тарихын, бүгенге сулышын өйрәнү.
Балаларда, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә туган як табигатенә, авыл кешеләре
язмышына, тормыш-көнкүрешенә мәхәббәт тәрбияләү.
Ата-бабаларыбыз мирасын барлау.
Авылга хас гореф-гадәтләрне, бәйрәм-йолаларны өйрәнү.
Балаларның, яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен үстерү, журналистика, әдәбият, сәнгать, мәдәният өлкәләрендә интеллектуаль иҗат эшчәнлеклә-
рен киңәйтү.
Тарихи чыганаклардан эзлекле файдаланырга өйрәнү.
Белемгә сәләтле, иҗади талантлы балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне ачык¬лау, аларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү.
Балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, аларда итә-
гатьлелек, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек сыйфатларын формалаштыру.
Фестивальдә катнашалар
Район мәктәпләре, гуманитар гимназия-интернат, кадет-интернат мәктәбе, 80 һөнәр лицее укучылары, башка уку йортлары сту¬дентлары, 29 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар катнаша ала.
Фестивальне уздыру этаплары
I этап - белем бирү учреждениеләрендә.
II этап - район күләмендә.
Фестивальне уздыру урыны
Район үзәгендә "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә.
Фестивальне уздыру вакыты - 17 май
Конкурс номинацияләре даими рәвештә һәр ел саен бер номинация буенча үткәрелә.
Нур Баян исемендәге иҗат фестивале:
ел - журналистик һәм публицистик әсәрләр,
ел - драма әсәрләре,
ел - тезмә әсәрләр,
ел - юмор - сатира,
ел - чәчмә әсәрләр,
ел - "Шигърияттә һәм прозада Нур Баян образы" һәм "Нур Баян иҗаты - рәсем
сәнгатендә",
ел - әкиятләр,
ел - тезмә әсәрләр,
2008 ел - туган як темасына чәчмә әсәрләр.
2009 ел - хикәяләр (фестивальгә 10 ел дип билгеләп үтелде).
Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале:
2010 ел - Укытучы елы уңаеннан язылган нәсерләр,
2011 ел - шигырьләр (Г.Тукайның -125, Г.Афзалның 90 еллыгына багышланды).
ел - шаян хикәяләр,
ел - экологиягә багышланган чәчмә әсәрләр ( 2013 ел - Татарстан Республикасында Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы).
Бәйге шартлары
Бәйгегә язмалар компьютерда чыккан килеш кабул ителә.
Язмалар рецензияләнми һәм кире кайтарылмый, иң яхшылары "Актаныш таңнары" район газетасында бастырыла.
Профессиональ журналистлар, танылган публицистлар, очеркчылар хезмәтләреннән күчереп алынган язмалар, өлешчә күчермәләр катнашмый.
Конкурсның шартлары (номинация белән бергә) һәр ел саен үзгәреп тора.
Бәйгегә килгән эшләрне бәяләүче жюри уй-фикерләрнең оригинальлегенә, язмаларның эчтә¬легенә, сәнгатьчә эшләнешенә, журналистик алымнарны, жанрларны дөрес итеп кул¬лана белүгә әһәмият бирәчәк.
Авторларның, иҗади үзенчәлекләре һәм яшь аерымлыклары исәпкә алына.
Бәйгене йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивалендә оештырыла. Яз¬малары уңышлы дип табылган җиңүче авторларга мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр тап¬шырыла.
Фестивальнең эшчәнлеген яктыртып бару "Актаныш таңнары" район газетасына, Актаныш телевидениесенә һәм радиосына йөкләтелә.
Конкурска йомгак I-V, VI-VIII, IX-XI сыйныфлар һәм 29 яшькә кадәрге яшьләр арасында ясала.
Фестивальдә катнашу өчен язмалар түбәндәге адреска җибәрелә: 423740 ТР, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 49 нчы йорт, "Актаныш таңнары" газетасы редакциясе (3-15-44). Оештыру комитеты телефоны: 3-09-01.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев