Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Яңа Әлем балалар бакчасында театр көнендә спектакль куйдылар

27 март-Бөтендөнья театр көне буларак билгеләп үтелә.

Безнең Яңа Әлем балалар бакчасының өстенлекле юнәлеше булып театр юнәлеше алынды. Шул уңайдан әлеге көнне зурлап билгеләп узарга булдык: һәр төркем балалары белән театрлар күрсәттек. Балалар һәркайсы үз ролен оста башкарулары белән аерылып тордылар.

1 кечкенәләр төркемендә "Шалкан" әкиятенә бармак театры, 2 кечкенәләр төркемендә А.Алишның "Куян кызы" әкияте яңача вариантта  сәхнәләштерелде, ә уртанчы-зурлар төркеме балалары "Урман маҗаралары" әкияте аша тамашачыларны бер-берсе белән дус булырга, ярдәмләшеп яшәргә өйрәтте. Театр мәктәпкәчә яшьтәгеләрнен сәләтләрен ача, эмоциональ яктан әзерли, балаларның  үз-үзләренә ышанычын уята, халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә. Театр юнәлеше буенча бакчабызда системалаштырылган  эш алып бару нәтиҗәсендә безнең балаларыбызда да әлеге сыйфатлар тәрбияләнә. Нәниләребезгә һәм аларны әзерләгән  педагогларыбызга  алда да уңышлар теләп калабыз.

Гүзәл Сәрвәрова, Яңа Әлем балалар бакчасы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев