Яңа уку елында Актаныш районы мәктәпләрендә 2850 укучы белем алачак
2025-2026 нчы уку елында Актаныш районы мәктәпләрендә 2850 укучы белем алачак. 215 беренче сыйныф укучысы 1 сентябрьдә белем ишекләрен тәүге тапкыр ачып керә. Районыбызның балалар бакчаларында 1029 бала тәрбияләнә.
Районыбызда мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләүгә зур игътибар бирелә. "Яшьләр һәм балалар" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яңа Әлем урта гомуми белем бирү мәктәбендә 30 миллион сумлык масштаблы эшләр башкарылды, бу белем алу өчен заманча һәм уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.
Соңгы өч елда районның сигез мәктәбендә ашханәләргә капиталь ремонт ясалды. Азык-төлек блокларын яңарту укучыларның туклану сыйфатын яхшыртуга һәм санитария-гигиена нормаларына туры килүгә юнәлдерелгән.
Яңа уку елы алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов барлык җаваплы ведомстволарга барлык мәгариф объектларында төзелеш эшләрен сыйфатлы башкаруны һәм вакытында тәмамлауны тәэмин итәргә кушты. Мәктәпләрнең укучыларны кабул итүгә әзерлегенә аерым игътибар бирелде.
Актаныш районында барлык мәгариф учреждениеләре дә уку процессын билгеләнгән вакытта башларга әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев