Яңача китап дөньясына сәяхәт: Аккүз мәктәбе укучылары үзәк китапханәдә экскурсиядә булды
Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9 сыйныф укучылары Актаныш үзәк китапханәсенә экскурсиягә бардылар.
Укучылар китапханә тарихы һәм китап күргәзмәләре белән таныштылар, китапханәнең мөмкинлекләре турында белделәр, аның бүлекләрендә булдылар.
Үз-үзеңне тоту һәм китап белән эш итү кагыйдәләрен исләренә төшерделәр. Шулай ук алар энциклопедияләр, белешмәләр, энциклопедик характердагы басмалар кергән белешмәләрне һәм әдәби китапларга багышланган буктрейлерларны зур кызыксыну белән карадылар.
Укучылар китапханәчеләр тарафыннан әзерләгән табышмакларны бик теләп чиштеләр һәм викторинада катнаштылар. Китап укуга карата фикерләрен әйттеләр, укыган китапларының иң ошаган өлешләрен сөйләделәр һәм патриотик шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләп күрсәттеләр.
Бу очрашу эшлекле һәм укучылар өчен аеруча да файдалы булды.
Розалия Җәмилева, Аккүз мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев