Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты белән Актаныш районы арасында хезмәттәшлек турында икеяклы килешү төзелде

Аны, муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов һәм университет ректоры, экономика фәннәре кандидаты, доцент Әлфинур Галиәкбәрова имзалады.

Яр Чаллы университеты вәкилләре Актанышка эшлекле сәфәр кысаларында шулай ук мәктәп директорлары, ата-аналар һәм 9-11 сыйныф укучылары белән дә очрашты. Әлеге җылы, кызыклы очрашу "Яшьлек" үзәгендә узды. Катнашучылар уку йортының эшчәнлеге белән якыннан танышты, кызыксындырган сораулар буенча фикер алыштылар. 

Белешмә өчен: 

Бүгенге көндә Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында 5 148 студент белем ала, аларның 500 гә якыны чит илдән: Камерун, Египет, Иран, Конго, Әфганстан, Судан һәм башка якын чит ил вәкилләре. 

Быел Актаныш районыннан 19 студент укырга кергән.  

Актаныш муниципаль районы матбугат үзәге
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев