Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

“Яшел ут–2026” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Актаныш районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау һәм балаларга юл иминлеге нигезләрен өйрәтү юнәлешендә зур эш алып барыла. Шул уңайдан 6 нчы санлы “Каенкай” балалар бакчасында “Яшел ут–2026” бәйгесенә йомгак ясап, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Чарада районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре вәкилләре, өлкән тәрбиячеләр һәм тәрбиячеләр катнашты. Бәйгегә ике ел дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча башкарылган эшчәнлекләрен тәкъдим иткән 18 балалар бакчасы һәм 12 тәрбияче хөрмәтләнде.

Җиңүчеләрне Актаныш районы Госавтоинспекциясе җитәкчесе, полиция майоры Ренат Радик улы Шәмсиев һәм ГБУ “БДД” Актаныш районы бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәмәтова тәбрикләде.

Ренат Шәмсиев чыгышында тәрбиячеләрнең әһәмиятле хезмәтен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, балаларны кечкенәдән үк юл кагыйдәләренә буйсынырга, аларны төгәл үтәргә өйрәтү – киләчәк иминлеге өчен бик мөһим. Тәрбиячеләр бу эшне төрле алымнар кулланып алып бара: тематик чаралар, очрашулар, акцияләр, конкурслар һәм башка кызыклы форматлар оештыралар.

Ләйсән Мөхәмәтова да үз чыгышында бәйгедә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Ул бу эшнең зур тырышлык һәм сабырлык таләп итүен ассызыклап, тәрбиячеләргә эшчәнлекләрен киләчәктә дә дәвам итәргә теләде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде.

Район үзәгендәге балалар бакчалары арасында:

  • I урын – №1 санлы “Умырзая” балалар бакчасы

  • II урын – №6 санлы “Каенкай” балалар бакчасы, Яңа Әлем балалар бакчасы

  • III урын – №2 санлы “Ромашка” балалар бакчасы, №3 санлы “Тылсым” балалар бакчасы

Авыл балалар бакчалары арасында:

  • I урын – бирелмәде

  • II урын – №5 санлы “Кояшкай” балалар бакчасы, Киров балалар бакчасы

  • III урынМари Суыксу балалар бакчасы, Әҗәкүл балалар бакчасы

Җиңүчеләр һәм призёрлар ГБУ “БДД” оешмасы тарафыннан әзерләнгән дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Мондый чаралар балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен кечкенәдән үк аңлату, аларда иминлек культурасы тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия. Бәйгедә катнашкан һәр балалар бакчасының тәҗрибәсе – киләчәк буынның иминлеген тәэмин итүгә керткән мөһим өлеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев