«Игелек энергиясе» конкурсында җиңгән өчен Пучы мәктәбенә 150 мең сумлык җиһазлар кайтачак
5 апрель көнне «Татнефть» компаниясе тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Алдагы еллардагы кебек үк, компания номинацияләре социаль өлкәләрне үз эченә алган. Бу - «Халыкның социаль катламнарын яклау», «Гаилә, ата-ана һәм бала», «Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм», «Фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек», «Мәдәният һәм сәнгать», «Тарихи мирасны саклау», «Әйләнә — тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау», «Яшьләр проектлары» һәм «ТР көньяк-көнчыгышында картинг-клубларны үстерү».
Бу елны «Татнефть» хәйрия фондына тугыз номинация буенча 1594 гариза килгән, алар экспертлар тарафыннан каралган һәм бәяләнгән. Конкурсның идарәче комитеты һәм эксперт бәяләмәсе нәтиҗәләре буенча 114,2 млн сумлык 122 гариза сайлап алынган. Шулар арасында Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика һәм физика фәне укытучысы Зиннәтова Зөһрә Рифкать кызының «Фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек» номинациясендәге «Эксперимент - яңа белемнәр өчен нигез» дип аталган проекты да җиңү яулады. Әлеге проект нигезендә физика кабинеты лабораториясенә 150 мең сумга яңа җиһазлар алу каралган. Пучы мәктәбе җитәкчесе Алсу Рәшит кызын, коллективны һәм
Зөhрə Рифкать кызын зур жиңүе белəн котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев