«Җиңү тәрәзәләре» – хәтер һәм хөрмәт чагылышы
Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакчасы укучылары һәм нәни тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия патриотик «Җиңү тәрәзәләре» акциясенә кушылып, тәрәзәләрне иҗади бизәделәр һәм Бөек Ватан сугышы геройларына ихтирам белдерделәр.
Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакчасы укучылары һәм бакчаның нәниләре «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясендә актив катнаштылар. Алар үзләренең тәрәзәләрен тематик бизәкләр, символик рәсемнәр һәм бәйрәм элементлары белән бизәп, үз иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Әлеге акциянең төп максаты – илебез өчен иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе булган Җиңү көне атмосферасын булдыру, яшь буынга тарихи хәтерне тапшыру, Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгын искә алу һәм вафат булган ветераннарга ихтирам белдерү.
Балаларның бу инициативасы патриотик тәрбиянең мөһим өлеше булып тора һәм үсеп килүче буында Ватанга карата хөрмәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев