Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

«Каенкай» балалар бакчасында күңелле чара

Җылы җәйләр узып киткәч, туган ягыбызга алтын көз килде.

Алтын көз агачларның, куакларның яфракларын сары, кызыл, көрән төсләргә мана. Урмандагы җәнлекләрнең эшләре арта, алар кышка әзерләнә башлыйлар. Һәрберсе өннәрен җылыта, азык әзерли. Керпе гөмбә киптерә, тиен чикләвек җыя, куян ак тунын кия. Ә күчмә кошлар җылы якларга китәргә әзерләнә. 

25нче октябрь көнне «Катнаш төрдәге 6 нчы санлы «Каенкай» балалар бакчасында уртанчылар төркеме «Кошлар безнең дусларыбыз» дип аталган бик матур кичә үткәрделәр. Тәрбиячеләре Чулпан Тимершәех кызы белән балалар күчмә кошларга хәерле юллар теләп,

матур шигырьләр, җырлар, күңелле уеннар белән озатып калдылар. Ә инде кышлаучы дусларыбызга алар салкын кышларда җимлекләр ясап ярдәм итәрбез дип сүз бирделәр. Тәрбиячебез балалар белән генә түгел хәттә әти-әниләргә дә бик кызыклы уеннар тәгъдим итте. Әниләребездә әлеге чарадан бик күп мәгълүмат тупладылар. Бәйрәм бик күтәренке кәефтә тәмамланды.

Актив хәбәрчебез булган уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче  Язиләнең әнисе Башарова Айзилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев