Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Киров мәктәбе үткәргән «Профессионаллар-2023» чемпионатында район укучылары авыл хуҗалыгы буенча белемнәрен күрсәтте

Бүген Киров мәктәбендә Казан Дәүләт аграр университет белән берлектә «Яшь фермер мәктәбе»нең «Профессионаллар-2023» чемпионаты узды.

                      Әлеге чара Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф -гадәтләр елы кысаларында оештырылды.  Кунак булып килгән район мәгариф идарәсе җитәкчеләрен, чемпионатта катнашачак укучыларны Киров мәктәбе коллективы милләтләр дуслыгын чагылдырган чыгышлар белән башлап җибәрде. Шулай ук әлеге темага һәм "Педагог һәм остаз елы" уңаеннан мәктәп җитәкчелеге үзенең проектларын тәкъдим итте.

                Районыбызның төрле мәктәпләреннән җыелган командаларның авыл хуҗалыгы буенча белемнәрен КДАУ Җир эше кафедрасы доценты Рәзинә Сабирова бәяләде.

 Район мәктәпләре директорлары каршында Киров мәктәбе һәм КДАУ арасындагы челтәрле бәйләнеш турында белем бирү оешмасы җитәкчесе Даниял Гарипов белән университет галимнәре презентация ясады. Шулай ук югары уку йортына кабул итү комиссиясе сәркатибе чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен кирәкле мәгълүматлар җиткерде.

              Мөһим очрашу ахырында чемпионат җиңүчеләре билгеләнде, югары уңышларга ирешкән укучыларга бүләкләр, дипломнар тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев