Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Остазлык аша яшь педагогларның осталыгын камилләштерү”

16 февраль көнне Актаныш муниципаль районында “Остазлык аша яшь педагогларның осталыгын камилләштерү” темасына яшь педагогларның район семинары үтте.

16 февраль көнне Актаныш муниципаль районында  “Остазлык аша яшь педагогларның осталыгын камилләштерү” темасына яшь педагогларның район семинары үтте. Семинарны Актаныш районы мәгариф идарәсе педагогларның һөнәри үсеше буенча методисты И.И. Галиева алып барды. Ул семинарның темасы, максаты, планы белән таныштырды.  Киңәшмәдә мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакирова Р.М., ветеран  укытучылар: Шәйгарданова Ф.З., Зәйнуллина Ф.Ф., Чинаева В.М., Нуриева Ә.Г., Хаернасова В.М.,  ППС “Ихлас” педагог-психологы Фәйзрахманова Р.Н., район берләшмә җитәкчесе Шәрипова Ч.Р., районыбызның яшь педагоглары катнашты.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Митьян кызы “Яшь мөгаллимнең бер көне” видеодәрес конкурсына йомгак ясады, җиңуче һәм катнашучы мөгаллимнәргә дипломнар, сертификатлар тапшырды.

Семинарда ветеран укытучылар педагогларга үзләренең тормыш девизы, эш тәҗрибәләре белән таныштырдылар, яшь педагогларга киңәшләрен бирделәр. Киңәшмә  тренинглар, мастер-класс, кызыклы әңгәмәләр белән үрелеп барды. 

Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә остазларның киңәш-фикерләрен исәпкә алып, яңа алымнарны кулланып эш оештыру кирәклеге ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Актаныш-информ"