Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Район укытучылары Башкортостан табигате белән якыннан танышып кайтты

Районыбызның биология- химия, география укытучылары Агыйдел елгасы өсте тигезлегеннән 275 м биеклектәге Шихан тауларының берсе Торатауга сәяхәткә бардылар.

Таудагы биеклек поясларын күрделәр.  Тау биеклегенә менгән саен флораның күптөрлелеге, аларның вегетацион периоды иртә булуы кузәтелә. Бу геопаркта төрле төрдәге үсемлекләрне, шул исәптән Кызыл китапка кергән  төрләрне, тау ишелмәләре белән таныштылар. Палеозой  эрасы Пермь периодында диңгез тирәлегендә яшәгэн диңгез лилияләре, брахиоподлар, коралл рифларыннан ясалган утырма тау токымнары- известнякларны   күзәттеләр.

Тирә- як табигатьнең матурлыгы, гүзәллеге, башкорт халкы традицияләренең хәзергәчә кадерләп сакланышы укытучыларны таң калдырды. Сәяхәт бик күңелле, мавыктыргыч үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев