Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Районның педагог-психологлары киңәште

Район үзәге балалар бакчалары һәм мәктәпләре, шулай ук кадет- интернат, технология техникум, Такталачык коррекцион мәктәбендә барысы 13 психолог эшли. Бүген әлеге һөнәр ияләре балалар иҗат үзәгендә урнашкан «Ихлас» психология үзәгендә киңәшмәдә үзара тәҗрибә уртаклаштылар.

            Педагог-психологлар "Баланы үз үрнәгеңдә тәрбияләү" темасына чыгыш тыңлады, тренинглар үткәреп, мастер-класслар уздырып кече яшьтәгеләр, мәктәп укучылары белән тагы да нәтиҗәле эшләү турында киңәштеләр. 

        Мондый тәҗрибә уртаклашу айга ике тапкыр оештырыла. Шулай ук педагог-психологлар балалар белән "Ихлас" үзәгенә килеп тә шөгыль дәресләр үткәрә.  

           13 февральдә "Педагог-психолог" педагогик конкурсының муниципаль этабы булачак. Бәйгедә район мәктәпләре һәм балалар бакчаларында эшләүче барлык педагог-психологлар катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев